Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Прокуратура Питрәч районында юл инфраструктурасын яхшыртуны таләп итә

Бу хакта район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Шәйхаттаров сөйләде.

Район прокуратурасы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Яңа Шигали авылында “Городок” бакчачылык ширкәте, шулай ук сәнәгать паркына илтүче керү юлы җирле үзидарә органы балансына алынмаган җир кишәрлекләре аша уза, ә машиналар йөрү өлешенең киңлеге хәрәкәт интенсивлыгына туры килми. Шулай ук машина юлында җәяүлеләр тротуары юк һәм тәүлекнең караңгы вакытында ясалма яктырту тәэмин ителмәгән. Бу гражданнарның, шул исәптән бакчачыларның һәм эшмәкәрләрнең шәхси һәм юл хәрәкәте иминлегенә хокукларын боза.

Шуңа бәйле рәвештә тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД