Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Рәмис Аллямов: «Машина йөртүчеләрдән чикләү чараларына игътибарлы булуларын сорыйбыз»

«Казан - Шәмәрдән» автомобиль юлының бер участогында транспорт чаралары хәрәкәте туктатылды. Бу Салкын Чишмә күпереннән «Ак Барс - Питрәч» авыл хуҗалыгы предприятиесенә кадәрге территория.

Машина йөртүчеләргә Иске Шигали – Питрәч, Иске Шигали – Питрәч – Ленино-Кокушкино автомобиль юллары буенча әйләнеп узарга кирәк. Тиешле юл билгеләре куелган, шуңа да карамастан, кайбер машина йөртүчеләр аларга игътибар итми һәм Питрәч аша түгел, ә Салкын Чишмә аша йөри. Юлдагы ремонт эшләре урынына барып җиткәч, бу территорияне Ленино-Кокушкино авылының Камалиев урамы аша әйләнеп узалар, ә ул юл шулкадәр актив хәрәкәт өчен каралмаган, аеруча да авыр йөк транспорт чаралары өчен. Җирле халык моннан канәгать түгел һәм үз куркынычсызлыклары өчен борчыла, чөнки бу урамда тротуар юк, җәяүлеләр юл кырыеннан йөриләр.

Машина йөртүчеләрдән чикләү чараларына игътибарлы булуларын, үз маршрутларын алдан планлаштыруларын һәм Иске Шигали – Питрәч, Иске Шигали – Питрәч – Ленино-Кокушкино автомобиль юллары аша йөрүләрен сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов. 

Чикләү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД