Россиядә машина йөртүчеләр электрон таныклыкны күрсәтә алачак
Әлеге чара сынау режимында үткәрелә.
Россиядә 1 октябрьдән машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә күрсәтергә мөмкин булачак.
Әлегә электрон машина йөртү таныклыгыннан сынау режимында файдаланырга мөмкин булачак, дип аныклады Черников. Хәзер электрон документ тулысынча законлы булсын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнә, дип өстәде ул.
Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, сервис бөтен Россиядә, шул исәптән офлайн режимда мөмкин кадәр тизрәк эшләсен өчен кирәкле чаралар башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа