Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга мөмкиннәр

Михаил Черников фикеренчә, машина йөртүчеләр иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән тыныч кына хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылганга рәхмәтле булачак.

ЮХИДИ юлның кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карый. 

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черниковка сылтама белән хәбәр итә. 

Без хәзер юлның аерым участокларында тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карыйбыз. Биредә куркынычсыз урыннар хакында сүз бара. Минем фикеремчә, машина йөртүчеләр иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән тыныч кына хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылганга рәхмәтле булачак, - диде ул. 


ТИ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге