Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Россиядә яңа юл билгесе барлыкка килде

Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Россиядә 1 мартта «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.

Яңа билге гамәлдәгесен алыштырачак һәм мөстәкыйль кулланыла алачак. Шул ук вакытта искесе башка билгеләр һәм светофор белән бергә куела. Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Фотовидеофиксация» 6.22 билгесе автомат рәвештә стационар яки күчмә махсус техник чаралар куллану мөмкин булган урыннарны күрсәтә. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен фото- һәм кино, шулай ук видеоязма төшерү функцияләренә ия», диелгән хәбәрдә.

Торак пункттан читтә яңа билге стационар яки күчмә видеокамера контроле зонасыннан 150-300 метр  ераклыкта, торак пунктларда  5.23.1 5.23.2 һәм 5.25  билгеләре («Торак пункт башлану») белән куелырга тиеш.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД