Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Шимбә һава шартлары начарлану сәбәпле, питрәчлеләргә юлда сак булырга киңәш итәләр

Синоптиклар җепшек кар, буран, көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре фаразлый.

Синоптиклар фаразлавынча, 5 мартта, шимбә көнне республика территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. 

ЮХИДИ искәрткәнчә, һава торышы начарланган очракта, йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә имин тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә. Автомобиль салонында утыручылар барысы да иминлек каешларын эләктерергә, ә балалар махсус утыргычларда булырга тиеш.

Җәяүлеләргә урамда шулай ук игътибарлы булырга киңәш ителә. Юл аша бары тик яшел төс янганда һәм зебра буенча чыгарга, ә төнлә киемдә уткайтаргыч элементлар булырга тиеш.

Республика Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД