Тагын бер питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Аңа шулай ук штраф та салынды.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы тәртип бозучы турында мәгълүмат бирде.
Питрәч район суды җәмәгать судьясы карары белән Макаров Анатолий Владимирович РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частенда каралган хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа