Тагын дүрт питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән
Мутолапов М.М. һәм Шәрифуллин А.А. РФ КоАП 12.8 статьясының 1 часте буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү яки исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру буенча хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Смирнов Н.В. һәм Фадеев Р.И. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгәннәр.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа