Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Татарстанда 91,3 км юл ремонтланачаклар

Казан, Чаллы, Түбән Кама юлларын төзекләндерә башлаганнар инде

Быел Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 млрд сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 млн сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар. Питрәч районындагы “Казан-Шәмәрдән” юлында төзекләндерү эшләре төгәлләнде инде. Күн авылына таба булган юлны М7 федераль трассасына тоташтырмакчы булалар. 
 
Моннан тыш, 1 млн 360 мең сумга 20,3 км Чаллы агломерациясе юлын һәм 3,14 км Түбән Кама агломерациясен яңарту планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Ремонт белән беррәттән объектлар төзелеше дә дәвам итәчәк. Быел Казан агломерациясендә юллар төзү өчен 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша «Волга» М-7 трассасына кадәр 5,5 км юлны, Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасының 1,9 км озынлыктагы Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге өлешен һәм Вознесение трактының 7,5 км озынлыктагы Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автоюлына кадәр өлешендә дәвам итәчәк.
Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 65 объектта эшләр планлаштырылган, шуларның унысында эшләр тәмамланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса