Татарстанда байкерларны ЮХИДИ мотобатальоннары күзәтәчәк
Бу хакта агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Татарстанда көннәр җылыну белән урамнарда тәүге байкерлар күренә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, республикадагы автомобиль юлларына патрульлек итү өчен ЮХИДИ мотобатальоннары чыкты.
Узган ел республика территориясендә мотоцикллар катнашында 63 юл һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 63е төрле тән җәрәхәтләре алган.
ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үтүләренчә, ел саен республикада яшәүчеләрдән мотоциклларына махсус тавышйоткычлар (алар бик көчле тавыш чыгара) урнаштыручы байкерлардан зарланып мөрәҗәгатьләр килә. Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, тавышның тиешле дәрәҗәдән артып китүен ачыклау өчен полицейскийлар цифрлы тавыш үлчәгечләрдән файдалана. Әгәр кагыйдә бозучыны тотсалар, аңа 500 сум күләмендә штраф яный.
Дәүләт инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа