Татарстанда һава шартлары сизелерлек начараячак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.
Шимбә көнне, 29 октябрьдә, республикада яңгыр, урыны белән җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Шул ук вакытта, температура фоны үзгәрми диярлек: төнлә республикада һава температурасы -4..+1, көндез исә 0..+5 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 30 октябрьдә, Татарстанда һава торышы кабат начараерга мөмкин. Аның атмосфера фронтлары узган вакытта яңгыр явачак, дип искәртә синоптиклар.
Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына - 15-20, көндез һәм кич урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы
-2..+3, көндез +2..+7 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында циклонның тылдагы өлеше йогынтысында республикада урыны белән җепшек кар явар дип көтелә. Кайбер урыннарда юлда бозлавык хасил булырга мөмкин. Һава температурасы -1..+4 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа