Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Татарстанда реконструкциядән соң М-7 “Волга” трассасы участогында хәрәкәт ачылды

Республикада М-7 “Волга” федераль трассасының өч участогында дүрт ел дәвам иткән реконструкция тәмамланды. Бу атнада аны тантаналы рәвештә ачтылар.

Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының юл участокларында масштаблы эшләр 2014 елда ук башланган иде. Хәзер биредә машиналар йөрү өлеше икедән дүрт полосага кадәр артты. Участокның гомуми озынлыгы 31 километрдан артык.
- Кама аша күпер салу кебек зур хыялыбыз иде бу. Әмма юл өстендә эшләр күпкә авыррак булды. Без аларның ничек үткәрелүен хәтерлибез. Бүген исә бу автоюл хәрәкәт итү өчен куркынычсыз. Һәм ул республика өчен генә мөһим түгел. Илнең иң эре - Казан һәм Яр Чаллы сәнәгать агломерацияләре менә шундый юл белән тоташтырылган. Элек без Америка һәм Европа юлларына кызыга идек, ә хәзер юллар бездә яхшырак та, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса