Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Татарстанда йөк машиналары төнлә генә йөри алачак

Алар өчен 22.00 дән 10.00гә кадәр генә юллар ачыла.

Республика башкаласында аномаль эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобиль юлларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелүе турында искә төшерә.

Әйтик, +32 градустан югары температурада, йөк машиналары көндезен йөри алмаячак. Алар өчен 22.00 дән 10.00 гә кадәр генә юллар ачыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сезонлы чикләүләр пассажирлар ташучы автобусларга, табигый бәла-казалар яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләр ташуга, юл-төзелеш техникасын һәм авария-торгызу һәм ремонт юлларын уздырганда кулланыла торган материалларны ташуга кагылмый", - дип аңлаттылар ЮХИДИда.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге