Узган атнада Питрәч районы юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте булган
Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада район юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 6сы матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ике исерек шоферны туктаткан, алар Көек авылы кешеләре, икесе дә эшсез.
Соңгы вакытта урамнарда төрле транспорт чараларын күрергә мөмкин: квадроцикллар, мопедлар, мотоцикллар, аларда, кагыйдә буларак, балалар яки яшүсмерләр йөри. Еш кына саклагыч җиһазларсыз, олылар озатуыннан башка һәм тиешле хокукларсыз.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга куркыныч “уенчыклар” сатып алганда, алар китереп чыгарырга мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйлагыз. Балагыз руль артында юлга чыгып үзенең гомерен куркыныч астына куя. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Гомерегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа