Узган атнада Питрәч районы юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте булган
Бу хакта ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада Питрәч районында 13 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның 11е – матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы теркәлгән.
Ике исерек шофер ачыкланган. Аларның берсе Теләчедән, ЮХИДИ хезмәткәрләре аны Көек авылында туктаткан. Икенчесе – Питрәчтә яшәүче, ул Питрәч – Янсуар трассасы буенча барган.
«Мигрант» һәм «Наркотикларсыз тормыш» профилактик чаралары үткәрелә.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа