Узган атнада Питрәч районы юлларында 16 юл-транспорт һәлакәте булган
Бу хакта ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада районда 16 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның 15е матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 127 очрагы теркәлгән.
Ике исерек шофер ачыкланган. Аларның берсе – Көек авылында яшәүче, ЮХИДИ хезмәткәрләре аны шул авылда туктаткан. Икенчесе – Питрәчтә яшәүче, ул Шигали-Питрәч автоюлы буенча автомобильдә исерек килеш хәрәкәт иткән. Юлларда игътибарлы һәм уяу булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа