Узган атнада Питрәч районы юлларында 17 юл-транспорт һәлакәте булган
Бу хакта ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада районда 17 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның 15е матди зыян белән.
Ике хатын-кыз исерек хәлдә рульгә утырган. Аларның берсе – Богородск авылында яшәүче, икенчесе – Беренче Май поселогыннан.
Исерек килеш кабаттан машина йөрткән өчен ике җинаять эше кузгатылган. Аларга инде 200-300 мең сум күләмендә штраф яный
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа