Узган айда район юлларында 14 исерек машина йөртүче ачыкланган
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әнә шундый сан яңгырады.
Узган атнада гына да юл-транспорт һәлакәтләрендә 2 кеше үлгән. Ике көн аралыгында 2 юл-транспорт һәлакәте булган.
27 июльдә 19 сәгатьтә «Питрәч-Янсуар» автомобиль юлында Талкыш авылы борылышында җиңел автомобиль катнашында авария булды. Нәтиҗәдә, пассажир һәлакәт урынында ук үлә.
29 июльдә «Мәскәү-Уфа» М7 автомобиль юлының 834 километрында җиңел автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирми. Алар җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт өлешендә юл аша узалар. Бәрдерү нәтиҗәсендә, 1971 елгы җәяүле урында ук вафат була. Ә 2013 елгы бала төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Ярты ел эчендә район юлларында 6 үлем очрагы теркәлгән. Узган ел 13 кеше үлгән. Бу тенденция аяныч һәм аны теләсә нинди ысуллар белән төзәтергә кирәк, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе - юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Альберт Хәбибуллин.
Беренче чиратта исерек шоферларны ачыклау, шулай ук мондый хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эш алып барырга кирәк. Бер ел элек төзелгән «ГИБДД-Пестрецы» телеграмм-каналы нәтиҗә бирмәде. Кешеләр видеолар җибәрми һәм мондый фактлар турында хәбәр итми.
Хәзер без тәртип бозуның һәр очрагы - руль артында исерек килеш йөрү фактлары турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләр бастырачакбыз, социаль челтәрләргә видеоязмалар куячакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләүне мәҗбүри дип саныйбыз. Бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә. Шуңа күрә без суд утырышларында булачакбыз һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләячәкбез.
БЕЛЕШМӘ
РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм ике елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.
РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа