Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ел район юлларында 9 кеше һәлак булган, шуларның 6сы җәяүлеләр

2019 елда район юлларында 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 9 кеше һәлак булган һәм 70 кеше зыян күргән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, узган ел белән чагыштырганда, аварияләрдә һәлак булучылар саны кимүе күзәтелә. Моңа М-7 “Волга” автоюлында өстәмә хәрәкәт полосаларын ачу ярдәм итте.
- Җомга һәм шимбә - куркыныч көннәр булып тора, - дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мидхәт Әхәтов. Юл-транспорт һәлакәтләренең күп өлеше нәкъ менә шушы көннәрдә туры килә икән. Безнең районда аварияләр саны, нигездә, машина йөртүчеләрнең исерек килеш руль артына утыруы аркасында арта, дип билгеләп үтелде.
Халык контроле аркасында бик күп һәлакәтләр булмый калган. Бер ел эчендә полиция бүлекчәсе исерек килеш руль артына утыручыларга 30дан артык гариза кабул иткән.
Узган ел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Берничә куркыныч юл участоклары яктыртылды, яңа җәяүлеләр кичүе, светофорлар барлыкка килде. Хәзер Салмачы һәм Көек бистәләрен тоташтырачак юл макеты эшләнә, быел Шихазда һәм Пановка авылларында кайбер юл участоклары яктыртылачак, Кощак авылында яңа тротуарлар салыначак, яңа тукталыш павильоннары барлыкка киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД