Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

ЮХИДИ машина йөртүчеләр артыннан яшерен күзәтү кагыйдәләрен раслады

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтү тәртибен регламентлаучы карары проектына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда яшерен күзәтү уздырганда руль артында кәрәзле телефон буенча сөйләшкән һәм машинаны куркыныч йөрткән кешеләрне теркәп бара алачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтү тәртибен регламентлаучы карары проектына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, яшерен күзәтчелекне гамәлгә ашыручы ЮХИДИ хезмәткәрләре формада булмаска рөхсәт ителә, әмма ул вакытта алар машинаны туктата һәм беркетмәләр төзи алмаячак. Ул чагында алар мәгълүматны башка нарядларга бирергә тиеш булачак.

Текстта күрсәтелгән, махсус билгеләре булмаган патруль автомобиле яшерен күзәтү вакытында «юл-транспорт һәлакәтен кылуга китерә торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, шул исәптән куркыныч йөртү фактларын, каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча чаралар күрә».

Май аенда ГАИ хезмәткәрләренең хокук бозучыларны махсус мобиль кушымта ярдәмендә тота башлавы билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса