27 майда илебездә китапханәләр көне билгеләп үтелә
“Гасырлар буе тупланган белемнәрне саклыйлар”
– Үзәк китапханә системасы Татарстан Милли китапханәсе оештырган төрле халыкара, төбәкара, республика конкурсларында катнаша, – дип билгеләп үтә “Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Земфира Әхмәтшина.
Узган ел Керәшен Сәрдәсе авыл китапханәсе “Укачачак” этностудиясе проекты белән ТР Хөкүмәте грантын отты. Чыты авыл китапханәсе “ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” номинациясендә җиңүче булды, быел Үзәк балалар китапханәсе шундый уңышка иреште. Иске Шигали авылыннан Радик Шаһиәхмәтов “Мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” номинациясендә акчалата бүләк алды.
Һөнәри бәйрәм алдыннан үзәк китапханә директоры Лидия Яковлеваны (Керәшен Сәрдәсе), Чулпан Рәхимованы (балалар китапханәсе), Наталья Хоменконы (Колай), Тәслимә Сәйфуллинаны (Ленино-Кокушкино), Гөлнара Гатауллинаны (Кибәк Иле), Зөһрә Зиннәтуллинаны (Пимәр), Резидә Зарипованы (Күн), Наталья Козловскаяны (Екатериновка) аерым билгеләп үтте. Яшь белгечләр: Ольга Фадеева (Кощак), Талия Сафиуллина (Шәле), Наталья Тельнова (Званка), Екатерина Әлмиева һәм Алия Давыдованың (икесе дә балалар китапханәсеннән) эш потенциалы бик зур.
– Хәзерге китапханә хезмәткәрләрен һәм ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Мин һәр хезмәткәргә фидакарь хезмәтләре өчен, гасырлар дәвамында тупланган белемнәрне саклауларын дәвам иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Барысына да бәхет, сәламәтлек, ккүңел күтәренкелеге, кызыклы идеяләр, илһам телим! – дип коллегаларына мөрәҗәгать итте Земфира Рәсиловна.
Цифрлар
Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 26 китапханә керә, аларда 45 хезмәткәр эшли, шуларның 7се югары белемле. Китапханәләргә тулаем йөрү – 230537, укучылар саны – 20185 кеше, бер елда китап тапшыру – 484379 данә, китап фонды 269231 данә тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа