Айгөл Хикмәтуллина: «Мәдәниятебезне тирәнрәк өйрәнәчәкбез»
Татарстанда 2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Питрәчлеләр өчен ниләр әзерлиләр?
Бу һәм башка сорауларга безнең районның мәдәният бүлеге башлыгы җавап бирде.
– Айгөл Миңнуровна, игълан ителгән ел турыдан-туры сезнең өлкәгә карый. Шуңа күрә без сезнең белән сөйләшергә булдык. Чаралар планы гадәттәгечә калдымы яки нәрсә дә булса үзгәрәчәкме?
– Питрәчнең Казаннан утыз километр арада гына урнашуы, үз шартларын куя. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, шәһәр белән көндәшлек итәбез, һәм анда мөмкинлекләр зуррак булуын яхшы аңлыйбыз, һәм без моңа омтылырга тиешбез. Шуңа күрә йөзебезне үзгәртәчәкбез һәм эшебезне камилләштерәчәкбез. Ләкин үзгәрүләрнең сәбәбе бу елгы үзенчәлекләргә генә бәйле түгел. Безнең аудитория үзгәрешләр сорый. Беренче чиратта, аларга яраклашабыз. Әмма барлык проектлар да безнең гореф-гадәтләрне, җырларны, йолаларны һәм легендаларны өйрәнүгә кагылачак. Туган якны тирәнтен өйрәнәчәкбез, кабатланмас урыннар, мәдәният объектларын эзләячәкбез. Танылган якташларга һәм безнең район белән элемтәдә булган кешеләр иҗатын өйрәнүгә басым ясарга телибез.
– Бу кешеләрнең кемнәр икәнен беләсездер?
– Бездә бик күп рәссамнар эшләгән. Мәсәлән, Николай Фешин, Харис Якупов. Шуңа күрә җәйге чорда пленэр оештырырга, утызга якын рәссамны җыярга планлаштырабыз, алар ике атна дәвамында эшләячәк, табигатебезгә сокланачак.
Редакциянең тәҗрибәле фотографы Илшат Гайсаровның шәхси фотокүргәзмәсен оештырырга җыенабыз. Безнең өчен үз территориябездә кешеләрнең зур стажлы булулары мөһим. Район тарихы алар белән бәйле, алар үзләре дә районның йөзе. Яшь фотограф Марина Миронова белән дә күргәзмә темасын сөйләшәбез, ул безнең мәдәни чараларны төшерә.
Озак вакыт биредә яшәүче, әмма күп нәрсәләрне белмәгән кешеләргә кызыклы фактлар турында сөйлисебез килә. Мин үзем дә районда үстем, әмма күп кенә мәгълүматларны үз эшем аркасында гына белә башладым. Мәсәлән, опера җырчысы Федор Шаляпинның балалык чоры Кощак авылында узганын бик азлар гына белә.
Театрның күренекле артистлары, Айдар Хафизов, Раушания Юкачева исемнәрен мәңгеләштерү эшенә алынабыз. Кызганыч, инде алар гүр ияләре.
Безнең тарафтан тирәнтен өйрәнелмәгән әйберләр бик күп әле. Авыллардагы төрле истәлекле урыннар аша кешеләрне эзләячәкбез. Мәсәлән, Кибәк Илен генә алыйк, анда «Изгеләр чишмәсе» бар. Аның нишләп алай аталуы, аның тарихы турында сорау туа. Без аның тарихын өйрәнә башлыйбыз һәм кызыклы кешеләр белән бәйле феноменаль ачыш булачак. Мондый ачышлар ярдәмендә безнең тарихта Чыты авылы белән бәйле Мәүлә Колый пәйда булды. Хәзер бу күренекле шәхеснең безнең районнан булуын раслау өчен күп көч куела.
– Район халкы күзгә күренеп арта. Әмма безнең районның яңа кешеләре – Көек, Царево авылларында яшәүчеләр Питрәчкә документлар рәсмиләштерергә яки нинди дә булса белешмә алырга гына килә. Аларны безнең тарих белән ничек таныштырырга?
– Әйе, без аларны районыбызның мәдәни тормышы белән тулысынча колачлый алмыйбыз, чөнки бу территорияләрдә мәдәният учреждениеләре юк. Ләкин мин, һәрбер медицина, теркәлү характерындагы хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы кеше буларак, аларның учреждениеләргә килгәч, чират көтеп гаджетларда утыруын яхшы беләм. Безнең төбәкнең бөтен тарихы тупланган интерактив такта булдырасы килә, анда авыллар турында кызыклы мәгълүмат белән танышып булачак. Социаль учреждениеләрдәге чиратларга әйләнеп кайтып, шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый такталарны көтү залларына кую яхшы булыр иде, килүчеләр кызыклы теманы өйрәнә һәм экран аша карый алыр иде. Бу аларда безнең зур тарих, кабатланмас мәдәниятебез белән танышырга кызыксыну уятыр иде. Без бу проектны грант ярдәме белән тормышка ашырырга телибез.
– Җирле халык ел саен бәйрәм итә торган бәйрәмнәр бар. «Питрәч йолдызчыгы», «Питрәч таңнары» фестивальләре. Ә яңа чаралар булырмы?
– «Әти-әниләр фестивале» үткәрү идеясе бар. Ул ата-ана булуның нинди зур җаваплылык булуы турында уйлану өчен кирәк. Монда ата, ана, бала гына түгел, ә бабай белән әби дә керә, шулай итеп буыннар тарихы чагыла.
Кайбер чараларга дин вәкилләрен җәлеп итү планлаштырыла. Ярослав атакай белән без бу фестиваль буенча ничек хезмәттәшлек итә алуыбыз турында сөйләштек инде. Бездә күп балалы атааналар җәмгыяте юк, шул проблема буенча фикер алыштык, моны төзәтсәк яхшы булыр иде. Җәмгыять кысаларында күп балалы гаиләләр тәҗрибә уртаклаша, тормышлары турында сөйли алыр иде. Бу әле гаиләсен зурайтырга әзер булмаган кешеләргә дә кызык булачак. Бер, ике түгел, ә өч, дүрт бала тәрбияләүне күреп, алар моның куркыныч һәм авыр түгеллеген аңларлар иде.
– Сез, мөгаен, минем белән килешерсез, тамашачы өчен тышкы кыяфәт бик мөһим. Бер генә концерт та халык костюмнарыннан киенгән артистлар чыгышыннан башка узмый. Бу бит үз халкыңның мәдәниятен кадерләп саклау дигән сүз.
– Әлбәттә. Бездә Татарстанда һәм гомумән Россиядә танылган бик күп ансамбльләр һәм халык фольклор коллективлары бар. Быел юбилей даталары күп, без моңа бик шат, чөнки бу безнең артистларны күрсәтү, тәкъдир итү өчен чираттагы мөмкинлек. Питрәчнең «Балкыш» халык театрына, Күн авылының «Яшь йөрәкләр» коллективына утыз ел тула, Шәленең «Зөбәрҗәт» коллективына – 25, Татар Казысының «Мирас» татар халык театрына – 35 ел. Ансамбльләр гел яшәреп тора, смена бара, составлар арта. Шәледә «Ялкын» хореография коллективы эшли, ул нәкъ менә милли биюләргә нигезләнә, аларның үзенчәлеге шуннан гыйбарәт тә инде. Аларның педагогы Ринат Мифтахов озак вакытлар «Казан» бию ансамблендә солист һәм балетмейстер булып эшли, Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бар, шуңа күрә монда милли мәдәният күзгә ташлана. Богородскийда хәзер зур өметләр баглаган кечкенә балалар коллективы актив рәвештә үсә һәм популярлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа