Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алар үз иҗатлары белән күңелләргә шатлык өсти

Кощак һәм Шәле авылларында гадәти кышкы болытлы көн матур бәйрәмгә әверелде. Чөнки әлеге авылларда мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерты булып узды.

Һәр ел башында “Йолдызлык” фестивале республиканың барлык сәхнәләрендә уза. Бу вакытта һәр районда меңләгән бала, алар белән бергә әти-әниләре һәм педагоглары бер зур команданың, тату гаиләнең бер өлешенә әйләнәләр. Конкурс берничә гала-концерт белән тәмамлана, әмма аларны бары тик Казанда гына оештыралар. Ләкин соңгы өч елда йолдызчыклар, фестиваль лауреатлары республика районнарында яшәүчеләр өчен дә иҗади шатлык бүләк итәләр.
- ТР Президенты ярдәме белән без өченче ел рәттән шундый гастрольләргә барабыз, яңа мәдәният йортларында чыгыш ясыйбыз, - дип билгеләп үтте фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. – Питрәч районына да бик теләп килдек.
Үз чиратында, кунак өчен дә күңелле сюрприз әзерләгәннәр иде. Кощак авыл мәдәният йортында тәрбияләнүчеләр аңа үз куллары белән ясалган миниатюр замок тапшырдылар, Дмитрий Александрович ул фестивальнең булачак музее экспозицияcен бизиячәк, дип ышандырды.
“Йолдызлык”ның иң сәләтле катнашучылары һәм җиңүчеләре бүгенге көндә инде танылган артистлар, югары дәрәҗәдәге профессионаллар, аларга авыллар буенча гастрольләрдә йөрү, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясау бик ошый.
- Мин үз укытучыларыма, һәм, әлбәттә инде, фестивальне оештыручыларга үз сәләтемне табарга мөмкинлек биргәннәре өчен бик рәхмәтле, - ди берничә ел элек нәкъ менә Кощак авылы сәхнәсендә чыгыш ясый башлаган һәм ул чакта нинди уңышка ирешәчәген күз алдына да китермәгән Казан консерваториясенең икенче курс студенты Игнат Изотов. – Миңа мондый концертларда катнашу, “Йолдызлык” командасы белән бергә республика районнары буенча сәяхәт итү, тамашачыларга үз талантыңны күрсәтү бик ошый.
Питрәчнең яшь йолдызчыклары артистлар белән очрашудан бик канәгать калды.
- Без мондый танылган артистлар белән таныша, аралаша алуыбызга бик шат.
Кайчандыр без нәни сабыйлар идек, ә хәзер инде үстек һәм фестиваль лауреатлары белән бергә чыгыш ясыйбыз, бу гаҗәеп хисләр, - дип уртаклашалар Кощактан “Гретта” хореография студиясенә йөрүчеләр Георгий Мортазин һәм Алексей Карнаух. Узган ел алар фестивальдә икенче урынны алдылар. Алар икесе дә балалар бакчасыннан ук диярлек бию белән шөгыльләнәләр, иҗат белән мавыгалар һәм сәхнәгә гашыйклар. Аларның чыгышыннан соң, зал алкышларга күмелде, ә тамашачыларның йөзләрендә шатлык хисләре балкыды.
- Безнең өчен бу, әлбәттә, зур дәрәҗә һәм истәлекле вакыйга, - ди авыл мәдәният йорты директоры, “Гретта” җитәкчесе Людмила Александрова. – “Йолдызлык” безнең барыбыз өчен дә – даими хәрәкәт һәм үсеш, яхшырак булу, гаҗәпләндерү, яңа идеяләр уйлап табу һәм аларны чынга ашыру максаты.
- Хәзер бездә шундый матур клуб бар, анда мондый концертлар оештырылуына без бик шат, - ди авылда яшәүче Татьяна Попова. – Балалар да бик канәгать, күпләр гаиләләре белән килде. Оештыручыларга мондый бүләк өчен зур рәхмәт.
- Концерт искиткеч, җырлар да күңелгә якын, - ди тагын бер авыл кешесе Анна Ермолаева. – Алар безгә тагын килер дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса