Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алга таба да иҗат итүегезне дәвам итегез

Мәктәпне тәмамлау – бу һәрвакытта да тормышның яңа этабы башлануын белдерә, әмма кемдер өчен бу үткән юлларга әйләнеп карау, авырлыкларны җиңеп, ирешелгән уңышларны барлау да. Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы балалар бу турыда күп сөйли ала. Чөнки аларның һәр җиңүендә, һәр бүләгендә – айлар, атналар, сәгатьләр буенча сузылган хезмәт ята.

Питрәч сәнгать мәктәбен тәмамлау турындагы таныклыкны 25 яшь талант алды. “Хореография сәнгате” белгечлеге буенча  укыган ундүрт баланың тугызы, “Рәсем сәнгате” белгечлеге буенча укыган алты баланың дүртесе кызыл таныклык алды. Музыкант һәм вокалистлар сәнгать мәктәбен тәмамлау турында биш таныклык алды.

Бу талантлы балалар – район горурлыклары, алар бит  ел саен  төрле дәрәҗәдәге күп кенә иҗади конкурсларда район данын яклый һәм  яңа кубоклар, медальләр, дипломнар, грамоталар белән кайталар. Әле тагын алар  безнең барыбызга да  әйтеп бетергесез уңай  тәэсирләр бүләк итәләр, шуның белән  дөньяны музыка, биюләре, рәсемнәре белән ямьгә күмәләр.

Аларның һәрберсенә  ирешелгәннәрдә генә туктап калмауларын һәм киләчәктә дә иҗат итүләрен, әйләнә-тирәдәгеләрне илһамландыруларын дәвам итүләрен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса