Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Алинә Минһаҗева – безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз»

Кара диңгез яры буендагы гаҗәеп матур территориядә «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге урнашкан. СССРда туганнарның иң якты хатирәләре аның белән бәйле һәм анда иң яхшылар - гадәти булмаган һәм сәләтле балалар гына бара торган булган. Хәер, бүген дә шулай. Безнең район яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче Алинә Минһаҗева «Орленок»ка юллама алды.

Алинә Минһаҗеваны әти-әнисе биш яшьтә, әле аның сәләте барлыгы-юклыгын да белмичә, вокалга биргән. Әмма тиздән үзләренең ялгышмауларын аңлыйлар. Бүген Алинә Питрәчнең иң якты йолдызчыкларының берсе.
- Алинә Минһаҗева һәрвакыт үзен иҗади шәхес буларак күрсәтте, ул күпсанлы вокаль конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз. Ул, әлбәттә, «Орленок»ка барырга лаек, - диде «Карамельки» вокал студиясе җитәкчесе Лилия Зарипова. Кыз нәкъ менә шул ансамбльдә җырлый.
Алинә безгә активлыгы өчен «Орленок»та тапшырылган грамоталарын бик теләп күрсәтте.
- Мин «Стремительный» лагерена эләктем, «Стремлений» шәһәрендә, Детство урамында яшәдем, анда миңа бик ошады, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшебез тылсымлы планета турында сөйләгәндәй. - Өч атна эчендә күп кенә уңышларга ирештем. Активлык өчен бик күп грамоталар алдым, миңа  Стремлений шәһәрендә яшәүче паспорты, истәлекле значоклар бирделәр, - дип уртаклашты ул безнең белән.
Аның өчен һәм лагерьның башка кунаклары өчен зур балалар үзәге буенча экскурсияләр уздырганнар, кичләрен балалар җырлар җырлаган, вожатыйлар аларга «Орленок» турында риваятьләр сөйләгән.
- Кызым анда баруына бик канәгать калды, күтәренке кәеф белән кайтты, - ди әнисе Зилә Минһаҗева. Юллама биргән өчен район хакимиятенә рәхмәт.
Алинә «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Кара диңгез йолдызлары» фестивальләрендә катнашуын иң мөһим җиңүләрем дип саный. «Орленок»та аны җәен  «Ел җыры» халыкара балалар фестивалендә катнашырга чакырганнар. Хәзер документлар әзерлиләр һәм җыр сайлыйлар.
- Мин җиңәргә җыенам, - диде яшь йолдызчык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса