“Аның белән сөйләшүдән дә күңелгә рәхәтлек аласың”
Салкын Чишмә авылыннан Тәслимә Сәйфуллина турында язып үтәсем килә. Аннан һәрчак яктылык, нур бөркелеп тора, аны гомерлеккә сайлаган һөнәре – китапханәче булыр өчен яратылган, дисәң дә ялгыш булмас.
Аның янына китапханәгә керсәң дә, аның белән кайда гына очрашсаң да, ул сине кем генә булулыңа да карамастан һәрвакыт елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Тәслимә гомере буе кешеләр арасында, авыр чакта киңәшләрен бирә. Ул һәрчак үзенә тартып тора, шуңа күрәдер инде Тәслимә гомер буе үзенең эшенә тугры булды. Безне китап укудан ләззәт алырга өйрәтте. Китапханәдә һәрчак чиста, пөхтә, анда китаплар гына түгел, гөлләр дә бик күп. Аның янына керсәң, оранжериягә кергән кебек: аннан үзең өчен көч, ләззәт, рәхәтлек алып чыгасың. Бөтен балалар китапханәгә барырга ашкынып торалар. Авылдашлар да, Тәслимә янына китап алыр өчен генә түгел, Тәслимә белән төрле темаларга сөйләшеп, киңәшләшеп кайтыр өчен баралар.
Китапханәдә нинди генә китаплар юк: классик әсәрләр, балалар әдәбияты, фантастика дисеңме! Татар, рус классик әсәрләре китапханәгә керүгә бик зур урын алып тора. Чит ил язучылары әсәрләренә дә зур урын бирелгән. Балалар өчен төрле телдә язылган әкиятләр, пьесалар... Монда балаларга тегү, рәсем ясау буенча бик күп китаплар, төрле газета-журналлар тупланган. Тәслимә үзенең эшен бик белеп, яратып башкара. Китапханә эчендә генә түгел, төрле чараларда күргәзмәләр оештыра, балаларны, олыларны җәлеп итә. Мәдәният хезмәткәрләре белән бик күп очрашулар, әңгәмәләр уздыра. Әдәби кичәләр, төрле конкурслар оештыра. Хәтерлим, оныгыма 5 яшь булган вакытта (хәзер аңа 20 яшь инде) без район үзәгендә шигырь укучылар конкурсында катнаштык. Ул вакытта оныгым Булат Гайниев Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен ятлаган иде. Шуннан соң күпме гомер узган. Әле хәзерге көннәрдә китапханәдә Тәслимә шагыйрәләрне чакырып халык белән очрашу уздыра. Бу безгә бик ошый. Әле дә хәтеремдә, мин үзем мәдәният йортында эшләгәндә, без Тәслимә белән Илдар Юзеевны кунакка чакырып әдәби кичә уздырдык. Зал тулы иде. Анда да Тәслимәнең өлеше бик зур.
Хәзерге язучылар һәм әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән Тәслимә элемтәдә тора. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм башкалар белән очрашулар уздырды. Мин үзем һәрчак Тәслимәнең энергиясенә сокланып яшәдем: безнең баштан нинди генә чорлар үтмәде. Ул һәрчак классик әсәрләрне халыкка җиткерә белүе белән аерылып тора.
Тәслимә ничә ел буе энесе Илшат белән әниләрен нәни бала караган кебек тәрбияләделәр, хөрмәтләп җирләделәр. Әти-әниләренең рәхмәтен алып яши белделәр. Аларның сеңелләре Гөлшат шәһәрдә укытучы булып эшли, дәрәҗәсе бик зур, ире белән балалар үстерәләр. Бу гаилә мактауга лаек. Әниләре Нәсимә апа гомер буе авылда китапханәдә, мәдәният йортында эшләде. Эшчәнлек, уңган-булганлык сыйфатлары Тәслимәгә әнисеннән күчкән. Нәсимә апа каенанасы белән бик күп еллар тату яшәделәр. Мондый нәрсә бөтен кешегә бирелми. Ирне ир дип белеп, үзара бик тату яшәделәр, шуңа күрә балалары да тәртипле булып үстеләр.
Безгә шушындый гаиләләрдән үрнәк алып яшәүгә ни җитми?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа