Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Асылташлар күктә түгел, җирдә алар

Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, нәсел калдырырга тиеш. Әлбәденнән Павел Михайлович Апушев болардан тыш туган ягына, Питрәч халкына күпсанлы иҗат җимешләре - шигырьләрен, хикәяләрен, поэмаларын, китапларын да калдырган олы шәхес. Исән булса, аның быел 75 яшьлек юбилее булыр иде. Әмма гомерне санап бирмиләр шул. Павел Михайловичның якты...

Павел Апушевның "Питрәч - безнең туган җир" шигыренә Марсель Миңнуллин көй язган җыр белән башланып китте чара. Аны питрәчлеләргә яхшы таныш булган "Җәүһәр" татар халык фольклор ансамбле башкарды. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсем килә, бу шигырьне Павел ага редакциягә китергәч, "Район гимны булып китсә ярар иде" дигән теләген дә белдергән иде. Аның бу хыялы тормышка ашты. Ансамбль аны һәрбер зур тантанада, бәйрәмнәрдә җырламый калмый. Җыр сүзләренә, дәртле көенә залда утыручы юбилярның балалары - ике кызы һәм бер улы, туганнары, иҗатташ дуслары язучы Әхәт Гаффар, шагыйрәбез Луиза Янсуар, шагыйрь Ринат Мәннан (Архипов), тормыш иптәше Марина Романова, укытучылар, укучылар, күпсанлы кунаклар тәэсирләнеп тыңлап утырды. Менә шул халәт кичә буена дәвам итте.

Улы Михаил әтисе турында сөйләгәндә:
- Әти үз тормышында ике эшне алып барды - укытучылк һәм иҗат итү. Аңа җиңел булмагандыр. Авылда яшәп иҗат итүчеләр бик аз. Ул нык ихтияр көченә ия һәм бер үк вакытта бик йомшак күңелле кеше иде. Аның киңәшләрен яши-яши аңлыйм, - диде.
Аннары ул 1974 елда Әлбәденгә авылдашлары, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның кунакка кайтып, туган якларын карап йөрүе, үзенең дә әтиләренә ияреп йөрүе турындагы матур истәлеген сөйләп үтте:
- Петр абый бөтен тормышын бәйнә-бәйнә сөйләде, Куропаткин урманына барды, Нормага да сугылдык. Аны бөтенесе кызыксындыра, барысын да күрәсе килә иде. Геройның сөйләгәннәре әтигә нык тәэсир итте. Һәм ул поэма язып карарга булды. "Мишә буйлап - Иделгә" дип атады ул аны.
Михаилдан соң ике апасы - Анна һәм Ольга чыгып сөйләделәр.
- Әти безне балачактан язучылар, шагыйрьләр белән таныштырды. Безгә үзе әкият уйлап сөйли иде, - диде Анна.
- Әтием миңа багышлап шигырь язган иде, - дип искә төшерде Ольга.
Алар икесе дә әтиләренең шигырьләрен укып үттеләр.
Ә Павел аганың соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булган тормыш иптәше Марина түти аның турында бик матур, күңел кылларына чиртерлек итеп эчкерсез сүзләрен, истәлекләрен җиткерде.
- Павел белән аңлашып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Икебезнең дә парларыбыз үлгән. Павел бик матур итеп сөйли белә иде, аның кебек кешене тормышымда моңарчы очратканым булмады. Ул минем куанычым да, юатучым да иде. Әмма рәхимсез үлем безне аерды шул, - диде.
Павел Михайлович авыруы җибәрмәвен тоеп яшәсә дә, язуыннан, иҗат итүеннән туктамады. Каләм тотарлык вакытында редакциягә килгән укучылар шигырьләрен эшкәртеп барды. Марина түти артыннан үз шигырьләрен дә юллый иде.
Әле дә исемдә. Ул дубляж ишегеннән керә дә:
- Исәнмесез, кызлар! Мин тагын килдем әле. Балалардан шигырьләр бармы, эшкәртеп бирим әле", - дип әйтер иде.
Павел ага гомер буе редакциядә эшләргә, җиң сызганып иҗат итәргә теләде. Әмма Әлбәден ерак шул. Балаларга белем бирергә, тормыш арбасын тартырга кирәк. Икегә ярылып булмый.
Шулай да ул үҗәт, тырыш булган. Аның беренче китабы 1971 елда басылып чыга. Ул "Сукмагым" дип атала. 1998 елда "Мишә буйлап - Иделгә" дигән шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр тупланган икенче китабы дөнья күрә. Аның бу китабын район мәдәният йортында тәкъдир итү кичәсе зурлап үткәрелә. Анда танылган язучылар, матбугат хезмәткәрләре чакырыла. Шул вакытта ук Герой туган авылда шагыйрь дә туарга тиеш булгандыр дигән уй башка килгәне әле дә хәтеремдә. Аннары улы Михаил белән бергә чыгарган "Питрәч - безнең туган җир" китабы дөнья күрә. Анда инде районның танылган кешеләре - терлекчеләр, игенчеләр, кыскасы, җир кешеләре мактала. Бу китапларын да питрәчлеләр яратып кабул итә.
Үзеннән соң менә шундый зур хәзинә калдырып киткән шәхес ул Павел Апушев! Аның иҗат юлын бердәнбер улы Михаил дәвам итә. Ул республика, район халкын журналист язмалары белән сөендерә.
Павел аганы үсеп килүче яшь буын да белеп үсә. Питрәч 2 нче урта мәктбәбендә укытучы Елена Галәветдинова "Моңлы тамчы" иҗат төркеме белән аның Петр Гавриловка багышлап язган әсәрен сәхнәләштерә. Һәм республика бәйгесендә грант ала. Күрәсең, Павел Михайлович рухы аларның бу эшләренә үз фатихасын биргән.
Шулай итеп, кичәгә җыелганнар фикере белән мәкаләмне тәмамларга телим: "Павел дәдәй салып калдырган орлыклар шыта, моның өчен нигез инде бар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса