"Балачактан сәхнә турында хыялландым"
Театр дөньясы гаҗәеп талантлы, иҗади, гадәти булмаган кешеләргә бай. Нәкъ менә алар үз талантлары белән башкалар күңелендә тирән, онытылмаслык хисләр тудыра ала. Иң мөһиме, болар барысы да телевизор яки компьютер мониторы аша түгел, ә нәкъ менә синең күз алдыңда башкарыла. Шуңа күрә спектакль вакытында тамашачы кичергән хисләр чын, ихлас булулары белән аерыла. Бүген, Бөтендөнья театр көнендә, без районда бу өлкәдә эшләүче талантларның берсе – Венера Пирожкова һәм аның “Непоседы” театр студиясе турында сөйләргә телибез.
- Балачакта ук күрше кызларны һәм малайларны иҗат процессына җәлеп итә идем, - дип искә ала Венера Минхәировна. –Ү земне даһи бер режиссер һәм cценарист итеп күз алдына китерәм дә, алар белән репетицияләр ясыйм, ә аннары ишегалдында концертлар куябыз. 12 яшемдә әнидән мине музыкаль мәктәпкә бирүләрен сорадым, кызганыч, аның уку өчен түләү мөмкинлеге юк иде. Шуңа күрә бу хыял белән хушлашырга туры килде. Әмма тормышымны иҗат белән бәйләргә дигән уй ташламады, һәм мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына режиссурага укырга кердем. 1992 елда район мәдәният йортына эшкә килдем, рус халык театрын җитәкләдем, шул ук вакытта “Непоседы” балалар театр студиясен булдырдым. Без куйган беренче спектакль “Песи йорты” дип атала иде.
Венера Пирожкова бүлмәсендәге стеналарны “Алтын битлек” республика балалар театр коллективлары фестивалендә призлы урыннар яулаган өчен берничә истәлекле диплом, шулай ук Рәхмәт хатлары бизи.
Төрле сәбәпләр аркасында 2006 елда аңа яраткан эшеннән китәргә туры килә, әмма берничә елдан соң, 2013 елда “Непоседы” җитәкчесе кире кайта һәм янә төркем туплый. Репетицияләр башлана.
“Непоседы” инде биш ел дәвамында ел саен нәни питрәчлеләр өчен матур спектакльләр куя. Узган ел ахырында “Аленький цветочек” әкиятен сәхнәләштергәннәр иде.
- Мин теләгән һәркемне шатланып кабул итәм, әмма роль алу өчен кимендә бер ел шөгыльләнергә кирәк. Студиядә без тавыш кую өстендә күп эшлибез. Чөнки театрда пышылдап әйткән сүз дә һәр тамашачыга ишетелерлек булырга тиеш, ә моңа ирешү җиңел түгел.
Мин балаларны бик яратам. Хәзер минем студиядә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр 25 бала шөгыльләнә. Бер коллективта мондый яшь аермасы булу бик файдалы һәм нәтиҗәле – кечерәкләр өлкәннәрдән тәҗрибә, үрнәк алалар. Өлкәннәр исә, үз чиратларында, үзләрен остаз буларак сынап карый.
Венера Пирожкова тәрбияләнүчеләре арасында аның юлыннан китүчеләр дә бар. Әйтик, Ирина Афонькина һәм Ксения Нуретдинова Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнар, хәзер район мәдәният йортында эшлиләр. “Непоседы” театр куелышларында актив катнашалар. Алар арасында да үзен иҗади һөнәргә багышларга теләүчеләр бар, шуларның берсе – Эльвира Бадикова.
- Театр студиясендә мин инде биш ел шөгыльләнәм, - ди ул. – Студиягә йөри башлауга, сәхнәдән башка яши алмавымны аңладым. Минем күңелдә театрга мәхәббәт хисләрен нәкъ менә
Венера Пирожкова уятты дип әйтә алам. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле.
- Эльвира Бадикова бик тырыш, максатка омтылучан кыз, - ди аның турында җитәкче. – Ул зур уңышларга ирешер дип уйлыйм. Ә мин үз укучым белән горурланачакмын әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа