Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар бакчасы колхозныкы булган, ә хәзер хуҗасыз калган

Район башлыгы Илһам Кашапов кабат район авыллары буенча йөреп чыкты. Мондый эшлекле сәфәргә чыкканда районда махсус комиссия төзелә, анда теге яки бу мәсьәләләре буенча хәбәрдар белгечләр кертелә. Бу юлы комиссия төп игътибарны авыллардагы хуҗасыз яки буш торган объектларга юнәлтте.

Туксанынчы еллар илебез тарихына бик авыр чор булып кереп калды. Бу зур икътисади үзгәрешләр, элек төзелгәннәре, булган кануннарны җимерү чоры иде. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендәге ярым җимерек хәлдәге биналар, нәкъ тә шул елларда таркала башлаган да инде. 
Пановка авыл җирлегендә комиссия элеккеге җәмәгать мунчасы бинасы янында тукталды. 
– Мунча бинасын сүтәргә кирәк, – дип саный Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев. – Чөнки монда янәшәдә генә мәчет салыначак, моннан ерак түгел генә чүп-чар мәйданчыгы да бар. Без иске кирпечләрне анда илтүче юлларны төзекләндерүгә тотарга телибез. 
Хәзерге вакытта почта бүлекчәсе урнашкан бина да яртылаш буш тора. Шулай да бина

әлегә нык, ләкин анда да ремонт таләп ителә. Пановкада тагын бер кызыклы бина бар, бу барин йорты, анда Пановка алпавыты Еремеев яшәгән. 
– Ә менә аны сакларга кирәк. Анда озак еллар мәктәп эшләде, анда без дә укыдык әле. Бу бинада авылыбызның музеен ачарга хыялланабыз, – диде Олег Иванович. 
Агымдагы елның июнь аенда республика мәдәният минстры әлеге бинаны мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертү турында указ чыгарган. 
Шулай ук Кәвәлдә дә ташландык биналар бар. 
– Авылда клуб һәм балалар бакчасын колхоз төзегән. Безнең “Россия” колхозы ул вакытта районда гына түгел, ә бөтен республикада да данлыклы иде. Бу заманнар инде артта калды, хәзер безнең авылда бер генә предприятие дә юк, кызганыч, эшкә яраклы кешеләр эшне авылдан читтә эзләргә мәҗбүр, – диде Кәвәл авыл җирлеге башлыгы Илья Захаров. 
Кәвәлдә яшьләр, бакча яшендәге балалар бик аз, шуңа күрә балалар бакчасына ихтыяҗ да юк. Ә менә мәдәният йорты ун ел элек авария хәлендәге бинадан мәктәп бинасына күчерелгән, хәзер ул анда уңышлы эшләп килә. 
– Без барлык авыл җирлекләрен дә карап чыктык диярлек. Бүгенге көндә кайбер объектлар чыннан да куркыныч тудыра, аларны коймалап булса да алырга кирәк, кайберләрен сакланып торсын өчен ябып куярга кирәк, кайдадыр җитди ремонт таләп ителә, хәзер комиссия белән һәр объект буенча карар кабул итәчәкбез, – диде район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса