Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Балалар да рәхәтләнеп ял итә, ата-аналарның күңеле тыныч

Җәй - бала өчен мөһим чор, чөнки алар каникулларын рәхәтләнеп уйнап үткәрә. Балаларга иртә торырга, каядыр барырга да кирәкми. Шулай ук алар вакытларын файдага да уздыра ала. Җәй башыннан Питрәч балалар мәйданчыкларында эшләүче тәрбиячеләр шулай дип саный.

Менә инде тугызынчы ел районда балалар мәйданчыклары эшли, аларның төп эшчәнлеге булып балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру санала.
- Ата-аналарга өч ай буе балаларының ялларын оештыру җиңел түгел, - ди Олимпия поселогындагы балалар мәйданчыгы тәрбиячесе Гөлсинә Әхмәтгәрәева. - Без бу эштә аларга ярдәмгә киләбез, чөнки дөрес оештырылган ял арыганлыкны бетерә һәм балаларның, яшүсмерләрнең эш мөмкинлекләрен арттыра. Хәрәкәтчән уеннар оештыру зур савыктыру нәтиҗәсе бирә дип саныйм, чөнки уен барышында балалар үзләренең зиһенле, чыдам булуларын тикшерәләр, үзләренең хис-тойгыларын күрсәтәләр, һәм күпләр мәктәптә, сыйныфта, дуслар компаниясендә алган белемнәрен куллана башлыйлар. Инде алты ел дәвамында бу мәйданчыкта кичке балалар ялын оештыру белән шөгыльләнәм һәм миңа барысы да бик ошый, - дип өстәде Гөлсинә Әхмәтгәрәева. - Монда утызлап бала җыела, хәтта башка урамнардан киләләр һәм бу бик яхшы, димәк алар планшетларга яки компьютерларга текәлеп утырмаячаклар.
- Мин җәйгә Казаннан әбием янына кайтам, - диде 9 яшьлек Эсмира. - Гөлсинә апа бик яхшы тәрбияче, безгә аның белән һәрвакыт кызык һәм күңелле, ул бик күп уеннар белә.
- Безгә бигрәк тә "Кызыл Байрак өчен көрәш" уенын уйнау ошый, - дип өстәде 7 яшьлек Камилә, ул әти-әнисе белән Питрәчнең башка урамында яши, шулай да Олимпия поселогында яшәүче әбисе янына килгәч, ул мондагы балалар мәйданчыгына килми калмый.
Көн саен дүшәмбедән җомгага, 18дән 20 сәгатькә кадәр Питрәчтә яшәү урыны буенча җыелма отрядлар эшләре оештырыла. Мондый мәйданчыкның берсе Ленино-Кокушкинода эшли.
- Күптән түгел балалар ялы мәйданчыгы эше өчен спорт җиһазы сатып алынган иде, - ди балалар иҗат йорты директоры Валентина Фадеева. - Болар төрле туплар - футбол, волейбол өчен, бадминтон өчен ракеткалар. Мәйданчыклар 29 августка кадәр эшләячәк. Нәкъ җәй ахырында балалар мәйданчыклары фестивале узачак, анда педагоглар эшенә нәтиҗә ясалачак һәм балалар арасында активистлар игълан ителәчәк.
- Җәй - балаларыбыз өчен көтеп алынган вакыт һәм без, әниләр, өчен тынычсыз чор, - ди 8 яшьлек Полинаның әнисе Светлана. - Һәм, әлбәттә, инде берничә ел рәттән балалар мәйданчыклары эшләве безне сөендерә. Баланы нәрсә белән мавыктырырга һәм аның ялын күңелле итеп кенә түгел, ә файдалы итеп үткәрер өчен нәрсәләр эшләргә икәнлеге турында уйларга кирәкми. Безнең искиткеч педагог, ул безнең балаларыбызга бик игътибарлы. Ул һәрвакыт кызыклы викториналар, хәрәкәтчән уеннар уйлап таба, ә аларга исә барлык балалар да җәлеп ителә. Без, ата-аналар, аның эшеннән бик канәгать.
Балалар өчен җәйге каникуллар истә калырлык һәм күңелле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса