Балалар Нәүрүзне каршылый
Ленино-Кокушкино авылы "Родничок" балалар бакчасында "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән семинар-чара булып узды.
Семинарга район һәм авыл балалар бакчаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, музыка тәрбиясе бирүчеләре килгән иде.
Нәүрүз - яңа көн, яңа ел дигәнне аңлата. Безнең борынгы бабаларыбыз Яңа елны нәкъ менә яз көне каршылаган һәм билгеләп үткән. Балалар да бу бәйрәмне нәкъ шул заман гореф-гадәтләренә туры китереп күрсәтә алды. Бу аларның күмәкләшеп йорттан-йортка кереп, җырлар җырлап, шигырь сөйләп, йорт хуҗасына мактау сүзләре әйтеп, бүләк җыеп йөрү йоласында, күмәк җырлы-биюле уеннарында чагылды. Балаларның "Шома бас", "Уйнат, уйнат, гармуныңны", "Уфа-Чиләбе" җырлы-биюле уеннарын карап хәйран калдык. Шулай ук чарадагы әкият геройлары: Убырлы карчык, Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә хакында да әйтеп үтәргә кирәк. Убырлы карчык, гадәттәгечә, тискәре герой һәм ул кыш бабайның тылсымлы таягын алып, Нәүрүзбикә булып хакимлек итәргә тели. Кыш бабай да ансат кына үз урынын бирергә ашыкмый. Нәүрүзбикәгә аның белән хәйран гына ярышырга да туры килә һәм яхшылык белән дөреслек өстенлек ала. Кыш бабай үз урынын бирергә ризалаша. Нәүрүзбикә кулына тылсымлы таягын тотып, балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерә. Ул аларны табигатьне сакларга, тирә-юньне чиста тотарга, кошларны, җәнлекләрне, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә өнди, игеннәр мул уңыш бирсеннәр иде.
Чара шулай тәмамлана. Соңыннан балаларны һәм кунакларны яңа пешеп чыккан хуш исле коймаклар белән сыйладылар... Дөрестән дә, киләчәк буын табигатьне саклап, яклап яшәсен, борынгы әби-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен онытмасын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 09:40Питрәч районының талантлы яшьләре турында сөйлибез Бүген, 27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә2300
-
27 июнь 2022 - 09:36Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр2600
-
26 июнь 2022 - 12:06Олан Иле авылында чүп-чарны капчыкка җыюга күчерергә телиләр Хәзер яшәүчеләр чүп-чардан бик нык чүпләнгән бер контейнер мәйданчыгыннан файдаланалар18700
-
26 июнь 2022 - 10:38Россиядә «бушлай» фатирлар барлыкка киләчәк Бу хакта «Известия»га фатирлар сату белән шөгыльләнүче «Этажи» федераль компаниясе хәбәр иткән.20000
-
27 июнь 2022 - 10:14Питрәч районы яңалыклары
-
18 июнь 2022 - 16:49Питрәч районы яңалыклары
-
24 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган126700
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.214900
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324100
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!227600
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166300
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.160400
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле158700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика