Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балаларга күбрәк мөмкинлек бирергә кирәк

Питрәчтә “Кулга-кул тотыныйк, дуслар” фестивале лауреатларының өченче концерты үтте. Сәхнәгә Казаннан, Питрәч, Арча һәм Лаеш районнарыннан 100гә якын катнашучы чыкты.

X гала-концерттан соң “Кулга-кул тотыныйк, дуслар” фестивале гадәти булмаган борылыш ала. Җиңүчеләр республика районнарында үз концертларын куя башлады. Яшь талантлар инде Арча һәм Лаеш районнарында булды. Хәзер алар Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясады.
- Без бер генә гала-концерт белән чикләнмәскә булдык. Балалар сәхнәдә чыгыш ясарга яраталар, алар нәрсәгә булса да өйрәнгәннәр икән, барысы да барып чыга икән, димәк, аларга күбрәк мөмкинлек бирергә кирәк, – диде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, ул бу фестивальнең кураторы.
Казан психоневрология интернатының “Кристалл” бию коллективына йөрүчеләр фестивальнең иң беренче гала-концертында да чыгыш ясаган, алар да сәхнәне яратып өлгергәннәр.
- Мин хореография белән дә, вокал белән дә шөгыльләнәм, номерларга әзерләнү, репетицияләргә йөрү, яңа нәрсәләр өйрәнү, сәхнәдә чыгыш ясау ошый, - ди коллективта катнашучы, фестиваль лауреаты Марат Мугинов.
- Безгә аеруча кайдадыр бару, чын артистлар кебек гастрольләргә йөрү ошый, - диде аның дуслары Светлана Кислицына һәм Людмила Квасова.
Безнең район башлыгы Илһам Кашапов Казанның Совет районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Смирновага фестиваль символы – ак канат рәвешендәге статуэтка тапшырды, киләсе концерт анда узачак. Фестиваль 11 ел элек нәкъ менә шул районда барлыкка килгән дә инде.
Казаннан “Веселушки” (яки “Веселые ушки”) фольклор ансамбле дә фестивальнең даими катнашучысы, алар инде өченче ел хыялларны тормышка ашыруда бернинди чикләүләр булмавын исбатлыйлар.
- Безнең коллективтагы балаларның күзләре күрми яки бик начар күрә. Без аларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә башладык, алар бик тиз өйрәнделәр, хәзер безнең репертуарда халык җырлары күп, - ди аларның җитәкчесе Инна Хәбибуллина.
Питрәчлеләр Олег Булыгин һәм Эдуард Әлмиев фестивальдә инде беренче тапкыр гына чыгыш ясамый, Питрәч сәхнәсендә тамашачылар аларны аеруча җылы каршы алды. Алар сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә вокал белән шөгыльләнәләр. Концерт башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” депутат хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм аның хезмәттәшләре - ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирина Бакова һәм Ксения Владимирова бу мәктәптә булдылар. Алар балаларның уку һәм яшәү шартлары белән таныштылар, уку кабинетларын, йокы бүлмәләрен, спорт залын карадылар, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән аралаштылар.
- Мәктәп бик уңай тәэсирләр калдырды. Тәрбиячеләр коллективы үз балаларын бик ярата, алар белән ничек эшләргә кирәк икәнлеген белә, аларның балалар иминлеген кайгыртуы, аларның ата-аналары, башка районнар белән хезмәттәшлек итүләре, балаларның тормышта үзләрен табулары, уңышлы булулары белән кызыксынулары бик яхшы, - дип билгеләп үтте Татьяна Петровна.
Әлеге үзенчәлекле мәктәптә балаларны төрле күнекмәләргә өйрәтүгә зур игътибар бирәләр, киләчәктә кирәкле һөнәр алуга юнәлдерәләр, биредә берничә остаханә дә эшли.
- Сәламәтлеге ягыннан проблемалары булган кыз кулъяулыклар гына түгел, ә үзе әйтүенчә, сеңлесенә күлмәк тә тегә белә икән, бу бик яхшы, - диде Татьяна Ларионова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, фестиваль