Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балаларга талантларын ачарга олылар ярдәм итәргә тиеш

Бүген күп кенә илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күп кырлы һәм күп мәгънәгә ия. Ул халыкның социаль яктан якланмаган категориясен – балаларга игътибар итүгә юнәлдерелгән. Бу көн районыбызның төрледән-төрле өлкәләрендә уңышларга ирешкән яшь талантларын хөрмәтләү белән тыгыз бәйләнгән.

 

Быел Питрәчнең яшь артистлары – вокалчылар, конферансье, биючеләр һәркемне үз уңышлары белән сөендерде. ”Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән  “Созвездие-Йолдызлык 2018” фестиваленең супер финалында  “Пластилин” хореография студиясе беренче урын алды. Суперфинал нәтиҗәләре буенча “УНИКС”та гала-концертта кечкенә конферансье Савелий Демидович һәм вокалист Альбина Хөснетдинова үз номинацияләрендә икенче урын алдылар, “Гретта, хореография студиясенең өлкән группасы өченче дәрәҗә  лауреат булды. Бу сезонда Питрәчнең башка бию коллективлары һәм артистлары да  төрле конкурсларда җиңде һәм призер булды.

Бүген район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрдә катнашканнары өчен Савелий Демидович, Яна Жиганова, Илья Сираҗиевны хөрмәтлиләр.

Китапханә тарафыннан үткәрелә торган чараларда актив катнашучы, волонтер Адель Нуриев, туган якны өйрәнү музеена еш килүче Степан Захаров та бүләкләргә лаек булдылар.

Питрәч мәктәбе укучылары укуда да зур уңышларга ирештеләр. Аларның һәрберсе белем алырга омтыла, төрле фән өлкәләрендә уңышка ирешә һәм киләчәктә алар, һичшиксез, бу белемнәрен илебез һәм районыбыз хакына файдаланачак. Бу уку елында "Ачылыш" халыкара фундаменталь фәннәр олимпиадасында беренче мәктәп укучысы Владислав Чернов, "Олимпка юл" республика олимпиадасында икенче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Искәндәр Мифтахетдинов (инглиз теле), һәм Татар Тау Иле мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алмаз Рәимов (физика) призер булды. Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этап призерлары булып Диләрә Нәбиуллина (Кощак), Зарина Хәйруллина (Колай), Риназ Таҗиев (Шәле) саналды. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында Светлана Боганова (икенче мәктәп), Аделина Зарипова һәм Дилә Шәмсетдинова (икесе дә - икенче мәктәптән), Илсөяр Җәләлиева һәм Гөлназ Әхмәтҗанова (икесе дә - Шәле мәктәбеннән) призерлар булды. Ә иң күп бүләкне икенче мәктәп укучысы Айгөл Әхмәтшина җыйды, ул рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призер һәм татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүче булды.Питрәчлеләр спортта да зур казанышларга ирештеләр. Үз бүләкләрен алар киеренке көрәш нәтиҗәсендә яуладылар. Бу сезонда 2006 елгы егетләр арасында хоккей буенча ТР беренчелегендә безнең хоккейчылар өченче урынны алдылар, әлеге команда А.В.Тарасов исемендәге яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабында икенче булды. Питрәчле Рөстәм Мостафин чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелегендә икенче урын алды. Безнең командалар баскетбол буенча ТР беренчелегендә дә яхшы чыгыш ясадылар — 2003-2005 һәм 2005-2007 елгы егетләр икенче урын, ә 2003-2005 елгы кызлар һәм 2004-2006 елгы егетләр командалары - өченче урын алдылар. Тхэквондо буенча ТР чемпионатында питрәчле Валерия Демидова икенче урын алды, шул ук спорт төре буенча "Алтын очкын" Бөтенроссия турнирында, 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында Виктория Никитина өченче булды. Безнең 2008 елгы хоккейчыларыбыз Казан беренчелегендә икенче булдылар. Бу балаларның уңышлары - укытучыларының, әти-әниләренең, тренерларының эш нәтиҗәсе. Чөнки өлкәннәр ныклы терәк булганда гына бала ачыла, үз юлын таба һәм дөрес юнәлештә бара ала. Һәм мондый яклау аларның һәркайсына да кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X