Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балаларның сәләте сәхнәдә ачыла

Март башында безнең районда "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак театры коллективларының республика смотр-конкурсының зона этабы үтте. Анда "Непоседы" балалар театр студиясе коллективы да катнашты. Сезнең игътибарга хәбәрчебез театр студиясе җитәкчесе Венера Пирожкова белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

- Венера, сезнең коллектив кайчаннан бирле эшли?

- Балалар театр студиясе 2000 елда ук оешкан иде. Кызганыч, билгеле бер сәбәпләр аркасында җиде ел аның эшчәнлеге туктатылып торды. Менә ике ел элек без әлеге эшне кабат яңарттык.

- Бу балалар коллективы бит. Алар белән эшләве авыр түгелме?

- Әйе, балалар белән эшләве җиңел түгел, әмма бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Мин балаларны бик яратам. 2000 елда, халык театрында режиссер булып эшләгәндә, балалар коллективы тупларга уйладым. Сүз уңаеннан, миндә 1996-97 елларда әлеге студиягә йөргән яшь артистларның исемлеге дә саклана. Мин балалар белән эшләүдә кыенлыклар күрмим. Алар белән күп вакытымны бергә уздырам, шуңа да аларны аңлавы кыен түгел, бер-береңә ияләшеп бетәсең.

- Театр - бу күңел халәте, хис-кичерешләр. Балаларга дәресләрдән соң театр студиясенә йөрү кыен түгелме?

- Мөгаен, юктыр. Балалар репетицияләрне калдырырга тырышмый, вакытлары кысан булуыннан зарланганнары юк. Аларга монда ошый. Без атнага ике тапкыр сәгать ярым шөгыльләнәбез. Безнең студия үзенчәлекле бер тату гаилә кебек. Без һәрвакыт бер-беребез белән элемтәдә торабыз, аралашабыз, хәтта, туган көннәрне дә бергәләп билгеләп үтәбез.

- Сезнеңчә, әлеге шөгыль балаларга нәрсә бирә?

- Театр балаларга бик күп нәрсә бирә дип уйлыйм мин. Иң мөһиме - ул аларда әхлакый, мәдәни, физик кыйммәтләр формалаштыра. Икенчедән, балаларның сәләтләре ачыла. Театр уйнау аларга тормышта ярдәм генә итә. Әлбәттә, барысы да профессиональ артист юлын сайламый. Игътибар итүемчә, сәхнәдә чыгыш ясаган балалар үзләрен ышанычлырак хис итә. Һичшиксез, студиядә шөгыльләнү баланың үсеше өчен дә файдалы. Спектакльгә әзерлек барышында без баланың тавышы, аның гамәлләре, дикциясе өстендә эшлибез. Материалларны өйрәнгәндә алар игътибарлы булырга өйрәнә. Һәрбер нәрсәгә игътибар итәргә тырышабыз: табигатькә, җәнлекләргә. Мисал өчен, "По щучьему велению" әкиятендә Балта һәм Пычкыны сурәтләп күрсәтергә кирәк. Характер, максат, гамәлләр аша образ туа. Бу бик җиңел эш түгел. Кагыйдә буларак, барлык спектакльләр микрофонсыз уйнала. Шуңа күрә балаларга тавышлары өстендә дә эшләргә туры килә. Шуннан соң гына пьесага алынабыз. Аннан соң тагын да катлаулырак эш башлана. Пьеса геройлары характерларын өйрәнәбез. Ни өчен Емеляның характеры шундый булуын, аның тормыштагы максаты, ул аларга ошыймы, юкмы икәнен һәм башкаларны ныклап өйрәнәбез. Мин балалардан бөтен күңелләрен, көчләрен биреп эшләүләрен сорыйм, чөнки тормышта хезмәттән башка, тырышмыйча гына уңышка ирешү мөмкин түгел. Шулай ук җәмгыятьтә лаеклы урын алу өчен дә тырышырга кирәк.

- Коллектив туплаганда яшь чикләүләре бармы? Аннан соң аларны ни көтә?

- Студиядә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Аннары, аларны барлык балалар кебек олы тормыш көтә. Элек "Непоседы" театр студиясенә йөргән ике кеше безнең мәдәният бүлегендә эшли. Әлбәттә, театр аларның һөнәр сайлауларына тәэсир итми калмагандыр. Якын киләчәктә, студия базасында ике группа тупларга планлаштырам. Хәзерге вакытта олыраклар өчен пьеса сайлау белән мәшгульмен. Кем белә, киләчәктә кем дә булса әлеге юлны сайлар, бәлки. Сүз уңаеннан, студиядәге ике кызыбыз татарча "Ералаш"ка кастинг үтте. Мөгаен, аларны тиздән экраннар аша күрербез.

- Хәзерге вакытта коллективта ничә бала шөгыльләнә?

- Тулы состав - 21 кеше һәм элек бу коллективка йөргән тагын дүрт кеше.

- "Иделкәем" конкурсында катнашу сезнең өчен файдалы булдымы?

- Берсүзсез. Без башка коллективлар чыгышын карадык, киләчәктә үз эшебездә файдалану өчен күп кенә мәгълүматлар алдык.

- Җирле тамашачыларыбызны нинди әсәрләр белән сөендерергә җыенасыз?

- Безнең "По щучьему велению" спектакле тамашачыларга бик ошады. Яңа ел бәйрәмнәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә "Тайна украденного смеха" пьесасын күрсәттек. Хәзерге вакытта "Все мыши любят сыр" спектакле өстендә эшлибез. Кыскасы, безнең планнарыбыз бик зур.

"Непоседы" балалар театр студиясе Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Алтын битлек" республика конкурсында өч тапкыр (2002, 2003, 2004 елларда) призлы урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса