Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бар тырышлыгыбыз балалар өчен

Татарстан республикасы муниципаль районнары халык социаль проектлары бәйгесенең финал этабы нәтиҗәләре буенча безнең район лауреатлар исәбенә керде. Лауреат сертификатын "Кыңгыраучык" балалар бакчасының "Балачак дөньясы" проекты алды. Мәктәпкәчә балалар учреждениесе мөдире - Елена Шиһабетдинова.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев проектның максаты - мәктәпкәчә учреждениедә имин шартлар, сәламәтлекне ныгытучы табигый тирәлек тудыру булуын әйтте.
- Балаларның иминлеген тәэмин итү - район җитәкчелегенең иң мөһим бурычы, - дип билгеләп үтте Геннадий Петрович. - Һәм без бу юнәлештә эзлекле эшлибез. Проект планы буенча, "Кыңгыраучык" балалар бакчасы территориясендә билгеле бер эшләр үткәрелде. Яздан ук картайган агачларны кисеп, төпләрен алдык. Аннары чистарттык, иске койманы һәм балалар мәйданчыкларындагы җиһазларны сүтеп алдык. Инде территорияне яңа койма белән әйләндереп алу төгәлләнеп килә. Әлеге эшләргә акчаны район бюджетыннан алдык.
Шунысы әһәмиятле, питрәчлеләр балалар бакчасында барган бөтен үзгәрешләрне игътибар белән күзәтә. Эш башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр, монда,чыннан да, күп нәрсә тамырдан үзгәрде. Һәм яхшы якка. Учреждение каршында яшел үлән газоны барлыкка килде. Ул балалар бакчасының йөзен үзгәртте. Брусчаткадан бик матур тротуарлар, гаҗәеп клумбалар барлыкка килде. Әле эш күп. Шулай да планлаштырылганның 60-65 проценты башкарылды. Бу күз алдында.
- Безнең балалар бакчасы районда иң иске һәм иң зурысы, - ди мәктәпкәчә балалар учреждениесе мөдире Елена Шиһабетдинова. - Аны ата-аналар бик ярата. 2013 елда "Ел балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңеп чыктык, 2014 елда иң яхшы билингваль балалар бакчасы буларак танылды. Бүген безнең бакчага 175 бала йөри. Билгеле, бина, яның янәшәсе даими карап торуга, кайгыртуга, яңартуга мохтаҗ. Соңгы биш елда кайбер үзгәрешләр булды анысы. Район бюджеты исәбенә электрүткәргечләр һәм түбә алыштырылды. Балалар бакчасының 2015-2016 елларга мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт республика программасына кертелүе дә сөендерә. Менә балалар уен мәйданчыкларын реконструкцияләүгә һәм төзекләндерүгә акча җиткерә алмый идек. Аларга күптән инде заманча җиһазлар, яңарту кирәк иде. Безнең "Балачак дөньясы" проекты лауреатлар исәбендә булуын белгәч, бик сөендек.
Әңгәмәдән белүемчә, грант акчасына 6 балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар алыначак. Болар: таганнар, карусель, таучык, өсте ябулы комлык һәм башка уен әйберләре. Бу мәйданчыкларда балалар рәхәтләнеп уйнап йөриячәк.
Алдагы ай балалар бакчасы өчен бик киеренке булачак. Калган көннәрдә балалар уен мәйданчыкларын урнаштырырга, күләгә өслекләре куярга кирәк булачак. Календарь планның иң соңгы төгәлләү өлеше - агачлар утырту һәм чәчәклекләр ясау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X