"Батыр" түгел, ә "Кинокадр": Питрәч кинотеатрына яңа атама бирделәр
Бу кинога илүчеләр өчен уңайлы булсын өчен эшләнгән.
Безнең республикада «Батыр» атамасын йөрткән 3 кинотеатр бар. Алар Әлмәт, Тукай һәм Питрәч районнарында урнашкан. Шуның аркасында халык кайвакыт расписаниедә бутала.
Интернеттагы расписаниене карагач, безгә бөтен гаиләләре белән кинога килүчеләр дә булды. Нәтиҗәдә, аларның Әлмәттәге кинотеатрның расписаниесен караулары ачыклана, - ди кино хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Роднова.
Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, кинотеатрны башкача атау турында уйланганнар. Район башлыгы Илһам Кашапов бу тәкъдимне хуплаган. Хәзер безнең район кинотеатры «Кинокадр» дип атала.
Беренче өлеше «кино» сүзенә ия булыр, дигән карарга килгәннәр. Ә бинаның тышкы ягы кинопленканы хәтерләтә, шуңа күрә «кадр» сүзен сайлаганнар. Зал дизайнына яңа детальләр кертү планлаштырыла, алар яңа исем белән аваздашачак булачак.
Кинотеатрның исеме безнең халыкка уңайлы булсын өчен үзгәртелгән, - дип билгеләп үтте Ирина Геннадьевна.
Исегезгә төшерәбез, кинотеатрда күптән түгел капиталь ремонт төгәлләнде. Хәзер бинада күпкә матуррак һәм иркенрәк. Тиздән анда Пушкин картасы буенча фильмнар карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа