Беренче мәктәп укучылары «Стартинейджер» бию конкурсында җиңүче булдылар
Көзнең иң дәртле чарасы 19 ел рәттән үткәрелә.
Питрәч спорт комплексында «Стартинейджер» бию конкурсы узды.
Биредә биш мәктәптән бию коллективлары катнашты.
Актив катнашу өчен грамоталарны икенче мәктәп командалары һәм «Dyusha shuffle dance» төркеме алды. «Dyusha shuffle dance» бию төркеменнән Дилә Хәбибуллина "Иң яхшы лидер" булды.
3 урынны Иске Шигали мәктәбе укучылары алды. Икенче ел рәттән 2 урынны Ленино-Кокушкинода яшәүче «Рус кызлары» алды. Беренче мәктәп укучылары конкурсның җиңүчеләре булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа