Алга
  • Рус Тат
  • Без монда укыган идек...

    Район мәктәпләре тарихы турында мәкаләләр циклын Кощак һәм Питрәч 1 нче урта мәктәпләре үсеше турында материаллар дәвам итә.

    Кощак авыл җирлеге территориясендә өч сыйныфлы земство тибындагы мәктәп Барановка авылында ачыла. 1950 елда Иске Кощак авылында җидееллык мәктәп ачыла. 1958 нче елда "Кощак" совхозында яңа мәктәп төзү турында мәсьәлә карала. Мәктәп бинасында бары алты кабинет, балалар ике сменага бүленеп укый. 1967-1968 уку елларында Кощак сигезъеллык мәктәбен урта мәктәп итеп үзгәртәләр. 1975 елда яңа уку алдыннан "Кощак" совхозы 350 урынга исәпләнгән укыту-күрсәтмә әсбаплары һәм техник укыту чаралары белән җиһазландырылган мәктәп төзеп тапшыра. 1976-1990 елларда мәктәпнең алыштыргысыз директоры булып "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "РСФСРның атказанган укытучысы" Мәхмүтов Рияз Мәхмүт улы эшли.
    Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, 1872 елның 1 сентябреннән Питрәчтә бер сыйныфлы рус мәктәбе (училищесы) эшли. Ул ирләр һәм хатын-кызларныкына бүленә. Хатын-кызлар училищесы директоры булып 1885 елдан Алевтина Владимировна Ястребова эшли. Ул башта училищеда, соңыннан колхоз яшьләре мәктәбендә укыта. Аның гомуми стажы 50 елга тула. 1911 елда земство училищесы ике сыйныфлыга әйләнә. 1932 елда колхоз яшьләре мәктәбендә оештырыла. Мәктәп хәзерге хәрби комиссариат бинасына була. Янәшәдәге агач бинада укучылар өчен тулай торак урнашкан була. Мәктәптә 15 авылдан укучылар укый. Ул райондагы иң яхшы мәктәп була, аның китапханәсе бик бай була. Ул тулы булмаган мәктәп программасы буенча эшли. Укытучылар М.А.Романова Ленин ордены, А.С.Степанова Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1934-1935 уку елларында колхоз яшьләре мәктәбе Питрәч урта мәктәбе итеп үзгәртелә һәм хәзерге туган якны өйрәнү музее бинасына күчә. Урта мәктәпнең беренче чыгарылышы - 9 укучы 1938 елда мәктәпне тәмамлый. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, Ватан ордены кавалеры Далызина Раиса Степановна да була. 1930 елдан 1940 елга кадәр беренче пионервожатый С.Т.Батманов була.
    1935 елда "Акчарлак" район пионер лагере эшли башлый. Лагерьның беренче башлыгы М.Т.Роднова була.
    Питрәч 1 нче урта мәктәбе һәрвакыт яхшы кадрлар - интеллектуаль дәрәҗәдәге белгечләр әзерләп чыгаруы белән дан тота. Мәктәп ел саен күп кенә медалистлар чыгара, алар үз медальләрен аклыйлар. 84 процент чыгарылыш укучылары югары уку йортларына укырга керә. Әлеге мәктәптән бик күп атаклы кешеләр чыккан. Болар: диңгез очучылары Беркутов, Данилов, Арсентьев. КДТУ (КАИ) профессоры, техник фәннәр докторы Морозов Геннадий Александрович, КАИны тәмамлап, хәзер фәнни-тикшеренү институтында һавада йөзү буенча фәнни хезмәткәрләр бертуган Николаевлар. Фән кандидатлары - бертуган Галина һәм Елена Вараксиналар, ветеринария академиясен тәмамлап фән кандидатлары булган шунда ук эшләүче бертуган Курмышевлар, КДУ ны тәмамлап, фәнни-тикшеренү институты академия шәһәрчегендә микробиолог һәм молекуляр физика белгечлеге буенча эшләүче, бүгенге көндә АКШта фәнни эш алып баручы Фәрит Кадыйров, икътисадны модельләштерү физика-техника институтын тәмамлап, бүгенге көндә Англиядә эшләүче Олег Воеводин, Мордовиянең федераль судьясы Мартышкин Алексей Васильевич.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: