“Без үзебезне читтән күреп, бәяли алдык”
Берничә ел элек Кәвәл һәм Керәшен Сәрдәсе авылларыннан, шулай ук Әлмәт районы Ильтен-Бута авылыннан керәшеннәр үз халкының тормышы һәм көнкүреше турындагы документаль-этнографик фильм төшерүдә катнашкан иде. Ниһаять, режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Марина Галицкаяның фильмны дөньяга чыгару өчен финанс мөмкинлекләре барлыкка килгән. Аны тәкъдир итү Казанда күптән түгел генә төзекләндерелгән керәшеннәр мәдәнияты үзәгендә үтте. Фильм геройлары да аны тәкъдир итүдә катнашты.
Фильмны төшерүчеләрнең тәҗрибәләре зур, алар инде керәшеннәр турында берничә фильм төшергәннәр: “Возрождая звук”, “Путь нагайбаков: долг, боль и свет” һәм “Питрау”.
- Безнең яңа фильм “Керәшен анасы” дип атала. Бу фильм авылларда борынгы, инде ни кызганыч, онытылып бара торган халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаучы керәшен хатын-кызлары турында. Без керәшен халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып калган төрле бәйрәмнәрен төшердек, фильмда бер генә ясалма кадр да юк, барысы да чынлыкта ничек бар шулай төшерелде. Безгә, кинематографистларга, мондый алым белән эшләү бик кызык, чөнки халыкның мондый саркаль рухын инде табып булмый диярлек. Хәзер бәйрәмнәр декоратив элементлар һәм заманча музыка белән үрелеп алып барыла. Без фильмда онытылып бара торган йола күренешләрен күрсәтергә тырыштык, - диеп сөйләде безгә фильм режиссеры Салават Юзеев.
- Без әле йолаларыбыз онытылмас дип ышанабыз, - диде Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева. - Фильмда без үзебезне читтән күрдек һәм бәяләдек, хаталарыбызны аңладык. Хәзер безнең бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән гореф-гадәтләребезне баетырга һәм сакларга мөмкинлегебез бар. Фильмда балалар һәм яшьләр бик аз, без, аларга гореф-гадәт һәм йолаларыбыз кызык түгел, дияргә күнектек. Шулай да хәзер яшьләр яңадан фольклор белән кызыксына башлады. Яшьләргә һәм башка халык вәкилләренә фильмнар аша да үзебезнең матурлыгыбызны күрсәтергә кирәк, нинди матур киемнәребез, нинди матур җырларыбыз бар икән бит дисеннәр, - диде Нина Валентиновна.
Дөнья һәм җәмгыять үзгәрә, иске гадәтләргә алмашка яңалары килә. Бүген ата-бабаларыбыздан килгән кайбер гореф-гадәтләр инде тарихта калды, күп кенә йолалар атадан улына күчми, җырлар онытыла, моң югала. Фильмны караучылар да бәйрәмнәр вакытында җырлар әбиләре җырлаганча башкарылмавын сизеп алды һәм моңа борчылды.
- Бу кинода төшкән ил анасы булырдай әбиләребез инде арабызда юк. Алар үзләре белән бик зур байлык алып киткән. Без хәзер җыр сүзләрен язып алырга, аларның мотивларын истә калдырырга, төрле йолаларның асылын аңларга тырышабыз, барысын да үзебез камерага төшереп барабыз. Экранда күргәннәр битараф калдырмады, иң мөһиме, үзебезнең кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнүебезне аңладык, - дип билгеләп үтте Кәвәл авылыннан Зоя Шипшова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа