“Безнең горурланырлык укучыларыбыз бар”
Район мәдәният йортында Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты булып узды. Барлык укучыларга да сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларны котларга әти-әниләре, кунаклар, хакимият вәкилләре һәм район башлыгы Илһам Кашапов килгән иде.
- Балалар кече яшьтән үк иҗат белән шөгыльләнергә тели, һәм без аларга ярдәм итәбез. Быел планлаштырылган 195 кеше урынына 400гә якын бала кабул иттек. Сабыйлар өчен кече хор тупладык, шуңа күрә быел солистлар һәм музыка уен коралларында уйнаучылар күп. Хәзер бездә өч юнәлеш эшли, без балаларны вокалга, фортепьяно, скрипка, флейта, баян, аккордеон, гитарада уйнарга, рәсем сәнгатенә һәм хореографиягә өйрәтәбез. Быел “Хореография сәнгате” белгечлеге буенча 9 чыгарылыш укучысы, 6 вокалчы укуларын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады, алар арасында берьюлы берничә музыка дисциплинасы тәмамлаучылар бар, бер егеткә “Рәсем сәнгате” белгечлеге буенча таныклык бирелде. Бездә балалар өчен махсус программа бар, ул аларга мәдәният өлкәсендә үзләрен алга таба үстерүгә, илнең югары уку йортларына укырга керергә ярдәм итә, балаларның кайберләре әле укуларын дәвам итәчәк. Без алар белән бик горурланабыз, чөнки быел гына безнең укучылар алтмыш тапкырдан артык төрле конкурсларда призлы урыннар яулады, - диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева.
Мондый уңышлар, һичшиксез, балаларның гына түгел, ә аларның укытучыларының да зур хезмәте нәтиҗәсе. Бу уку елында сәнгать мәктәбе вәкилләре 67 тапкыр лауреат исеме алды, аларның 19ы Халыкара, 11е Бөтенроссия һәм 37се республика конкурсларында. Аларны югары категорияле педагог Наталья Халикова, мәктәп мөдире Римма Закирова, композитор Айдар Әхмәтшин, хореограф, “Пластилин” студиясе җитәкчесе Ирина Моисеева, “Тоника” ансамбле җитәкчесе Лариса Межва, “Сәяхәт” хореография ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хәмидуллин, “Огонек” ансамбле җитәкчесе Алсу Сәйфетдинова, педагоглар Альберт Хамадиев, Эльвира Цыганова, Гүзәлия Ниневская әзерләде.
- Миңа килгәндә алар кечкенә сабыйлар иде, ә бүген инде алар чын артистлар. Бу концерт минем өчен бик дулкынландыргыч концерт, - дип билгеләп үтте “Пластилин” хореография студиясе җитәкчесе Ирина Моисеева.
- Сәнгать мәктәбенә мин бик иртә, икенче сыйныфта укыганда килдем. Мин һәрвакыт рәсем ясарга яраттым һәм нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә теләдем. Мине график верстка мавыктыра, мин тормышымны нәкъ шуның белән бәйләргә теләр идем. Бүген отчет концертында мин диплом эшләремне тәкъдим итәм, алар – дизайнер лампасы, фотоальбом һәм маска, - дип уртаклашты чыгарылыш укучысы Чыңгыз Мирсәитов.
Балаларның казанышларында ата-аналарның да өлеше зур. Алар һәр нәрсәдә ярдәм итеп торганга күрә педагогларның бары тик иҗат белән генә шөгыльләнерлек мөмкинлекләре бар. Чыгарылыш укучыларының әниләре Анна Скорнякова, Лилия Зайцева, Гөлназ Хөсәеновага зур рәхмәт белдерелде. Алар, шәхси вакытларын кызганмыйча, тәрбия һәм уку процессында турыдан-туры катнашалар. Бер чыгарылыш укучысының әнисе Ольга Кондратьевага аерым рәхмәт сүзләре яңгырады, ул “Пластилин” төркеменә нигез салынганнан алып, әлеге коллективның барлык чараларын оештыруда алыштыргысыз ярдәмче булып тора.
Район башлыгы Илһам Кашапов та ата-аналарга балаларын үстерүгә һәм мотивацияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен шәхсән рәхмәт белдерде, чыгарылыш укучыларын һәм педагогларны котлады, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа