Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Безнең заман» фестиваленең район этабы җиңүчеләре билгеле булды

Чарада районның иң эшләүче яшьләре катнашты

Ленино-Кокушкинода эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең район этабы узды.

Яшьләр үзәге сәхнәсендә төрле оешма һәм предприятиеләрдән килгән талантлы яшьләр чыгыш ясады, барлыгы 17 номер булды. Конкурсантлар татар һәм рус телләрендә җырладылар, халык биюләрен башкардылар.

Нәтиҗәдә, «Музыка» номинациясендә 3 урынны Питрәч авылының "Кыңгыраучык" балалар бакчасыннан Надежда Полякова, 2 урынны Яшьләр үзәгеннән Индира Закирова, «Царево» торак комплексындагы балалар бакчасыннан Дарья Толовенкова, Шәле авылыннан Салават Апулов, Питрәчнең беренче мәктәбеннән Надежда Павлова, Керәшен Сәрдәсе авылыннан «Сәяр» халык вокал ансамбле, "Каенкай" балалар бакчасы вокал коллективы алды.

Җиңүчеләр арасында - прокуратурадан Булат Зиатдинов, «Царево» торак комплексындагы шәхси балалар бакчасыннан Зарина Яббарова, Питрәчнең беренче мәктәбеннән Лия Шәйдуллина, Ленино-Кокушкинодан Ирек Әхмәтҗанов, «Гармония» вокал ансамбле, район мәдәният йортыннан Альберт Хамадиев.

«Хореография» номинациясендә 3 урынны Богородск авылыннан «Золотой ключик» бию коллективы, 1 урынны Яңа Шигали авылыннан «Сезам» квартеты алды.

Царевоның күп профильле лицееннан Рената Миңнеханова «Дан минуты» номинациясен яулады.

Һәркем дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм кубоклар алды. Аларны район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса