Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бу көннәрдә иҗат коллективлары Питрәч авылларына гастрольләргә чыга

Без Чыты һәм Күн мәдәният йорты үзешчән театрлары җитәкчеләре белән әңгәмә кордык.

Авыл - шәһәр түгел. Авыл халкы кичләрен өй мәшәкатьләренә чума. Алар җирле концертларда, халык бәйрәмнәрендә, спектакльләрдә генә эш-мәшәкатьләрдән арынып ял итә.


Безнең районда ел саен үткәрелә торган традицион театр атналыкларын һәркем яратып өлгерде инде. Быел аның ноябрь аенда узуын һәркем белә. Чытының  «Мунча миче»  театры  уңышлы чыгыш ясады. Алар драматург Әмир Камалиевның «Итәкле кияү» комедия спектаклен куйдылар.

Әйе, безнең спектакльне җылы кабул иттеләр. Чыгышыбыздан бик канәгать калдылар. Бик күпләр бу турыда безгә яздылар да, - дип сөйли театрның җитәкчесе һәм режиссеры Миннур Шәмсетдинов. - Безнең үзешчән театр 10 елдан артык эшли инде. Ел саен яңа премьералар куябыз. Күрше авылларга барырга тырышабыз. Нигездә, кешеләргә күңелле булсын өчен комедияләрне, юморны сайлыйбыз, - дип билгеләп үтә ул.

Коллективта артистлар еш алышынмый. Быелгы спектакльдә 5 кеше уйный, аларның өчесе – Гайнетдиновлар гаиләсеннән. Алар - Фердинанд Хөсәенович һәм аның уллары Фаяз һәм Фәнзил.

- Без барыбыз да театрда мәктәптән үк уйныйбыз. Миңа бик ошый. Сәхнәдә үземне иркен хис итәм. Мин Казан энергетика көллиятенең 1 курс студенты. Ял көннәрендә генә уйныйм. Укуны калдырмыйм. Сүзләрне буш вакытларда кабатлыйм, - дип сөйләде Фәнзил. Ул Казбек ролен башкара.

Коллектив театр куярга ныклап әзерләнгән. Башта үз куллары белән реквизит ясаганнар, аннары костюмнар эзләгәннәр. Параллель рәвештә үз текстларын өйрәнгәннәр, репетиция ясаганнар. Соңгы атнада премьера алдыннан репетицияләргә көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен җыела торган булганнар.

Без үз чыгышыбыздан канәгать. Артистлар тырышып әзерләнде, үз рольләрен бөтен күңелләрен биреп башкардылар, - диде Миннур. - Район мәдәният йортында премьерадан соң авылдашларыбыз алдында спектакль куйдык, ә 30 гыйнварда Күн мәдәният йортына барабыз. Бәлки, башка авылларга да барырбыз, - ди ул.

Күн авылында бер атна эчендә бу икенче спектакль булачак. 22 гыйнварда алар алдында «Яшь йөрәкләр» җирле фольклор-халык ансамбле чыгыш ясады. Бу аларның театр артистлары буларак дебюты булды.

Һәвәскәрләр театры белән күптән түгел шөгыльләнә башладык. Спектакль белән беренче тапкыр чыгыш ясадык. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен сайладык, - ди Күн мәдәният йорты директоры һәм ансамбль җитәкчесе Гөлнара Блинова. - Репетиция бик еш булды. Кичке 6да җыелдык, төнгә кадәр барысын да кабатладык, өйрәндек. Өстәвенә, декорацияләр белән дә шөгыльләндек. Җиһазлар, гардероб эзләдек, үз кулларыбыз белән форточка белән тәрәзә ясадык... Безнең эшкә Рузалия Җиһаншина, Ләйлә Сәйфетдинова зур өлеш керттеләр, ә Наҗия Баһауова берьюлы ике рольне башкарды. Нәтиҗәдә, тамашачы безне бик яхшы кабул итте. Аягүрә басып алкышладылар, - ди Гөлнара  Рәшидовна.

Яңа театрның бу юнәлештә алга таба да үсеш планнары бар.

Без үзебездә яңа талант ачтык. Эшебездән зур канәгатьлек алабыз. Хәзер башка спектакльләр өйрәнәсе, тамашачыларны яңадан-яңа чыгышлар белән сөендерәсе килә, - ди ансамбль җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез