Быел “Скорлупино” фестиваленә керү өчен бушлай электрон билетлар алырга кирәк
Бу безнең искиткеч бәйрәмдә күпме кеше катнашканын төгәл белү өчен башкарыла. Моннан тыш фестиваль вакытында әлеге билетлар буенча призлар уйнатылачак.
Фестиваль кунакларын гадәти булмаган уеннар көтә: йомырка ату буенча чемпионат, таба белән йөгерүләр, әтәчләр сугышы, “зур йомырка” узышлары. Россиянең иң зур мангалында “Пекинча кызган тавык” әзерләү буенча яңа гастрономик рекорд кую көтелә, дегустацион мәйданчыклар эшләячәк, Казан рестораннары бренд-шефларыннан йомырка һәм кош итеннән экзотик ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылачак һәм башкалар. Шулай ук Идел буе федераль округында иң яхшы йомырка конкурсында иң халыкчан продукт билгеләнәчәк. Электрон билет алу өчен скорлупино.рф сайтында теркәлергә кирәк.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа