Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бәйге киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч булды

8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы финалы тантанасында "Мәрхәмәт" номинациясендә җиңүче, "Аграр яшьләр берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының Питрәч районы бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән истәлекле сәгать белән бүләкләнде. Шул уңайдан хәбәрчебез аннан уй-тойгылары белән уртаклашуын...

- Бу конкурска эләгүемә мин бик шат. Беренче чиратта ул миңа шул ягы белән ошады, якты, креатив, кызыклы хатын-кызларны якыннан күрдем. Әбиебез Гөлҗиһан Айнуллинаның чыгышы бик ошады. Ул бөтен залны үзенә каратты.

Җиде минутлык чыгышта без "Аграр яшьләр берләшмәсе" һәм "Форпост" иҗтимагый оешмасы асылының эшчәнлеген күрсәтергә өлгердек. Кыска вакыт эчендә үзебез башкарган эшләр турында сөйләргә өлгердек. "Авыл кичләре", "Авыл лидеры", лагерь эшчәнлеге, авыл өчен хас булмаган заманча кичәләр белән таныштырдык. Болар барысы да Лаеш районында үткән зона турында булды. Ә финалга (500-700 кеше иде) безне бәйрәм чарасына чакырдылар. Беркем дә бүләксез калмады. Аерылып торганнарга призлар тапшырдылар. Алар барлыгы 15-17ләп кеше иде.

- Конкурс сезгә үзегезне сынап карау, үзегезне күрсәтү мөмкинлеге бирдеме?

- Үземне түгел, ә иҗтимагый оешма эшчәнлеген күрсәтү мөмкинлеге булды. Конкурс тарихында безнеке кебек иҗтимагый оешма беренче тапкыр күрсәтелде һәм күпләр өчен конкурста бу ни беләндер яңа, үзенә күрә ачыш булды. Шуны әйтәсем килә, берара безнең районда иҗтимагый өлкәләр шактый гына яхшы эшләп киләләр иде. Мисал өчен, 17 ел буе хатын-кызлар советы эшләде, аны Петрушина җитәкләде. Инвалидлар җәмгыяте үсешендә яңалык кертү яхшы булыр иде. Күп районнарда хәзер балалар тәрбияләүдә көчле чыганак булып, аталар советы эшләп килә. Безгә дә бу эшне оештырып җибәрсәк яхшы булыр иде.

- Конкурста кыенлыклар булдымы?

- Юк, мин үз көчемә ышанып килгән идем. Хуплау төркеменә иң актив, иң яхшы балаларны сайлап алдык. Шуңа күрә аеруча дулкынлану булмады.

- Әйдәп баручы нинди булырга тиеш?

- Бу шактый авыр эш. Әлбәттә, бу гаиләдә, өйдә чагыла. Ләкин хәзер, бәхеткә эш җайга салынган. Бүген менә документларны - "Территория закона" республика конкурсына җибәрәбез. Безнең тема - яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны тискәре күренешләрдән саклау.

- Конкурс сезгә нәрсә бирде?

- Һичшиксез, әлеге конкурс минем өчен алга таба эшләүгә яхшы этәргеч булды.

- Мондый бүләккә ия булырмын дип уйлаган идегезме?

- Мин бүләкләнүчеләр арасында булырмын, дип уйлап та карамаган идем, ә бит анда депутатлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, эре предприятие җитәкчеләре, авыл хуҗалыгының төрле тармагында эшләүчеләр һәм республиканың экономия өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X