Бәйрәмне бергә билгеләп үтик!
Балалар - тормышыбызның бизәкләре. Аларның һәркайсы дөньяга яктылык, җылылык бүләк итә, тормышыбызга ямь өсти. Балалар олыларны тормышка куанып яшәргә, бәхетле булырга өйрәтә. Иртәгә, шимбә көнне, 1 июньдә, районда Халыкара балаларны яклау көнендә бәйрәм чаралары планлаштырылган.
Иртәнге сәгать 10да балалар шәһәрчегендә “Питрәч йолдызчыгы” район фестиваленең гала-концерты узачак, бәйрәм кунакларын якты чыгышлар гына түгел, төрле күңелле конкурслар, интерактив мәйданчыклар да көтә, шулай ук районның актив балаларын бүләкләү тантанасы да узачак. Район үзәгенең икенче мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әтиләр һәм әниләр Советлары арасында шахмат һәм шашка буенча турнир үтәчәк. Кич белән 19.30 сәгатьтә питрәчлеләрне балалар шәһәрчегендә ачык һавада кино карарга чакыралар: 19.30да “Ералаш”, ә 20.00дә – “Солдатик” фильмы башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа