Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Царево балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды

Чарада зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме, уртанчылар төркеме балалары катнашты.

Царевоның "Үсенте" балалар  бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара булып узды. 

Балалар татар теле тәрбиячесе һәм тәрбиячеләр белән Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмдә балалар янына кунак булып Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык та килде. Балалар әлеге бәйрәмдә кызыксыну һәм шатлык белән катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса