Алга
  • Рус Тат
  • “Чакырсалар, корректор булып килер идем әле”

    Гомер буе җирле редакциядә эшләгән Александра Аксентьевна Маринина "Вперед" газетасына корректор кирәклеге турындагы белдерүне укыгач, шулай дип уйлый. Әмма дәрт бар, дәрман юк шул - яше баш (1937 елгы).

    Ул 14 яшьлек кыз чагында ук типографиядә китап басу машинасында эшләүче әнисе Александра Степановна янына килгәләп, булышып йөри торган була. Әнисе авырып киткәч, аның урынында эшли. Әле Екатерина Ураинская редакторлык иткән чорда идән юучы да була. Аннары иптәш кызлары белән меховой училищесына имтихан тапшырып кайта. Әмма яшь чак - юләр чак дигәндәй, документларын кире ала һәм янә редакциягә килә. Редакция бинасы ДОСААФның иске бинасында урнашкан була. Ул чагында редактор булып Василий Токарев эшли. Кызны хәреф җыючы итеп ала. 6 ай өйрәнчек булып йөри. Александраны өлкән верстка ясаучы Сираҗетдинов фамилияле кеше типография серләренә өйрәтә. Шул елларда кичке мәктәптә урта белем дә ала ул.
    Түгәрәк алсу йөзле, дулкын чәчле, уңган-булган, тырыш, тәртипле, тыныч холыклы, бөтен нәрсәне тиз отып алучы кызны ул чактагы редактор - Василий Плошкин җаваплы секретарь булырга көчләп диярлек күндерә. "Син идән юып йөрергә тиеш түгел", - дип кырыс кына әйтеп куя кызга. Бу 63 нче еллар була. Менә шуннан бирле алны-ялны белми, тынгысыз матбугат эшенә башы-аягы белән кереп "чума".
    Александра Аксентьевна 3 район редакцияләрен берләштергән (Лаеш, Биектау, Балык Бистәсе), аннары янә, бөтен хезмәткәрне җыеп, коллектив тупланган болгавыр елларны хәтерли. Совет чорында райкомның идеология хезмәткәре Александра Ивановна Решетникова газетаның һәр санын тикшереп, карап чыкканнан соң гына бастырырга рөхсәт биргән чакларны да әйтеп алды. Ул аңа кадәр җаваплы секретарь булып эшләгән Николай Иванович Шуригинны, Прокофьеваны (исемен исенә төшерә алмады) да хәтерли.
    Редакциядә хәбәрче-корреспондентлар бик еш алышынып торуын, район администрациясендә төрле вазифадагыларның газетага килеп эшли башлау традициясе дә яшәгәнлеген билгеләп үтте. Шулай булмый ни, редакциядә эшләү зур җаваплылык, игътибар, күпкырлы белем, оперативлык, иҗади эшләүне таләп итә. Моны теләсә кем булдыра да, түзә дә алмый.
    Редакциядә сугыш юлларын үткән Федор Губочкин, үткен каләм ияләре Виктор Батманов, Воля Ушанова, Ринат Эсеинов, Илгизә Газизова, Владимир Оспенников, Тамара Кузина, Кыям Хафизов һәм башкалар эшләгән. Аның янәшәсендә озак еллар машинкада җыючылар Валентина Ящук (Кузина), Зоя Пирожкова, Татьяна Федосеева эшли.
    Александра Аксентьевна корректорлары Елена Федотова белән аңлашып, иңгә-иң торып, материалларны бергә укып, эшкәртеп, тикшереп, шулай ук күп еллар эшлиләр. Рауза Сабитованың бик булдыклы башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, кассир, корректор булуын да исенә төшерә.
    Район газетасының исеме ул эшли башлаганда "Җиңү Байрагы" булса, аннары "Вперед" исеме белән чыгып килә.
    40 ел буе 7 редактор алышына, төрле шәхесләр килә. Казан дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Флорид Әгъзәмов та безнең редакциядә каләм тибрәткән. Һәммәсе белән дә уртак тел табып, тату гаилә булып яши алар.
    Газета эшенә мәхәббәтне улы Владимирда да уяткан ул. Килене Диләфрүз дә типографиядә линотипист булып эшләде. Ләкин типография замананың усал җилләренә каршы тора алмады, аны яптылар.
    Хезмәт ветераны Александра Аксентьевна эшен яратып башкарган. Шуңа да редакциягә корректор кирәклеге турындагы белдерүне укыгач, күңеле җилкенеп китә.
    Әңгәмә ахырында үзе белән озак еллар эшләгән барлык хезмәткәрләрне, бүгенге көндә редакциядә эшләүчеләрне "Вперед" газетасының якынлашып килүче 80 еллыгы уңаеннан котлавымны сорады. Алар тормыш иптәше Андрей абый белән элекке хезмәткәрләргә, бүгенге яшь алмашка исәнлек-саулык, иҗади уңыш теләп калдылар.

    (сулдан уңга) Лидия Давыдова, Александра Маринина, Евдокия Сверчкова, Любовь Кутузова, Зоя Пирожкова, Николай Ушатов, Николай Кораблев, Владимир Оспенников.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: