Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Чыты авылы яныннан Мишә уратып ага...”

Авыл – ул зур бер гаилә, анда һәркем бер-берсен яхшы белә, аңлый, кирәк чакта ярдәм итә, уртак уңышларга сөенеп, уңышсызлыкларга борчылып яши. Чыты авылында да шундый дус-тату, бердәм халык гомер итә. Быел монда беренче тапкыр Авыл көне үткәрелде. Моңа кадәр авыл халкы һәм кунаклар традицион Сабантуйга гына бергә җыела торган булган. Ә хәзер зур күңел ачу чарасы оештырырга тәвәкәлләгәннәр. Әлеге идеяны һәркем хуплаган: авыл халкы да, әлеге авыл җирлегендә туып-үскән танылган шәхесләр дә.

Һәрбер авылның, зур булсынмы ул, кечкенәме, бөтен ил язмышына охшаган үз тарихы бар. Авыл халкы һәрвакыт үз борчу-мәшәкатьләре белән яшәгән, тир түгеп икмәк үстергән, бергәләп бәйрәм иткән, мул уңышка сөенгән, туйлар гөрләткән, яратып балалар тәрбияләгән, якыннарын җирләгән. Ә иң мөһиме, шушы көндәлек мәшәкатьләр арасында киләчәк буынга туган җир кадере дигән төшенчәне сеңдерергә өлгергән. Күп кенә чытылылар һәм шушы авылда туып-үсеп чит җиргә киткәнәр өчен туган җир, туган авыл, туган йорт – иң кадерле, газиз сүзләр. Кайда гына яшәмәсен, кайларда гына гомер кичермәсен, авыл кешесе туган җирен, туган туфрагын, сагынып, җирсенеп яши. Чөнки бу туфракка аның кендек каны тамган, туган туфракка ул тәүге тапкыр тәпи баскан. Бу иң кадерле җир, ул һәркемне үзенә тартып тора. Чыты авылы кешеләре өчен дә бу хисләр яхшы таныш. Нәкъ менә алар авылдашлары өчен шундый бәйрәм оештырырга булганнар да инде.
Авыл көненә халык күп җыелды. Бәйрәм итү урыны да бик уңышлы сайланган, әйтерсең лә табигать аны үзе үк нәкъ менә шундый очрашулар өчен яраткан. Гөлнирә Габдулланың авылына багышлап язган җырындагыча, Мишә яры буенда, чыршылыктан ерак түгел бу урын. Бәйрәмнең төп оештыручысы Миңнур Шәмсетдинов үтенече белән, бәйрәм итү урынын әзерләүдә Фаяз Гайнетдинов, Марат һәм Азат Яруллиннар, Ринат Сибгатуллин, Илназ Фәхретдинов, Илнар һәм Динар Исхаковлар, Илшат Мөхәммәтгалиев, Инсаф Минсафин, Рәсил Галәветдинов, Ленар Фәхриев катнашкан.
- Бәйрәмне оештыруда катнашканнарның барысына да, үз өлешләрен керткән авылдашларга бик зур рәхмәт, без авыл халкыннан җыелган акчага бүләкләр ала, конкурслар, уеннар һәм ярышлар оештыра алдык. Төп спонсорыбыз – Россия Федерациясенең билбау көрәше һәм татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, безнең хөрмәтле авылдашыбыз Вакыйф абый Тимербаев. Аның ярдәме белән бу бәйрәм бар халыкка бүләк булды, - дип билгеләп үтте Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов.
Чыты җире күп батырлар үстергән. Авыл көнендә аларны истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр һәм бәйрәмдә төп вакыйга, әлбәттә инде, милли көрәш булды. Бишенче урында Питрәчтән Ислам Сәлимов, дүрттә – Чытыдан Алмаз Садриев, өченче мактаулы урында - Теләчедә Рәмис Исламгәрәев, икенче урынны Күн авылыннан Рүзәл Нурмөхәммәтов алды, ә абсолют батыр – Чыты егете Азат Яруллин.
Ярышларны Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Илшат Шәфигуллин алып барды, татар-башкорт көрәше буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Әнис Миндубаев баш хөкемдар булды. Ә җиңүчеләр лаеклы призларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кулыннан алды.
- Чытыдан күп кенә танылган көрәшчеләр чыккан. Шуларның берсе Вакыйф Тимербаев мине бу спорт һәм мәдәният бәйрәменә чакырды. Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә, дуслар, сыйныфташлар, туганнар белән очрашырга мөмкинлек бирә, халкыбызның яхшы традицияләрен, авыл халкының бердәмлеген күрсәтә, - дип сөйләде безгә Хәлил Хәмит улы. - Авылыгыз матур яшәсен, ә һәр гаилә бәхетле һәм имин булсын! – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Чыты, авыл көне