Чыты авылында районда беренче мөселман балалар Сабантуе узды
Кунаклар өчен бик күп күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.
Бу якшәмбедә көн бераз салкынча, кояш нурлары да болытлар артына яшеренгән иде. Әмма бу беркемне дә куркытмады һәм беркемнең дә кәефен төшермәде. Чөнки балалар үзләре якты кояш кебек иде. Алар бәйрәмгә төрле торак пунктлардан әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә килде. Барысы да уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Иң кыюлары сөтле савыттан тәңкә эзләделәр, иң җитезләре капчык киеп йөгерделәр, иң көчлеләре аркан тарттылар.
Мин көянтә-чиләк белән йөгерүдә катнаштым, беренче булып килдем, - дип сөйләде Шәле авылыннан ун яшьлек Самир Зәйнетдинов. - Хәзер милли көрәшкә әзерләнәм, - дип өстәде ул һәм ярышлар уздыру урынына ашыкты.
Башка балалар батутта сикерделәр, күпертелгән тауда шудылар. Теләге булган кешеләргә хна-мехенди рәсемнәрен ясадылар.
Миңа чәчәк рәвешендәге матур бизәк ясадылар, - диде Чытыдан алты яшьлек Руфинә Сәлахова.
Ул бәйрәмгә әнисе һәм әтисе белән килгән иде.
Мөселман сабан туе азан, ислам дине темасына багышланган вәгазьләр һәм викторина белән үрелеп барды. Кызлар яулыктан, малайлар түбәтәйдән иде. Әмма мәйданга, нинди диндә булуларына карамастан, барысы да чакырылган иде.
Бәйрәмнең төп ризыгы пылау булды, шулай ук балалар татлы мамык һәм десерт белән сыйландылар.
Традицион ат чабышларын без велокросс белән алыштырдык. Җиңүче Шәле авылыннан Ильяс Әхмәтгалиев яңа тиз йөрешле велосипед алачак, - дип билгеләп үтте оештыручыларның берсе Миннур Шәмсетдинов. Чара Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов белән берлектә әзерләнде. Чыты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Идиятов та үз ярдәмен күрсәтте.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Барлык балалар да уңай тәэсирләр алды бу көнне, ә иң активларына бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа