Чыты мәктәбе укытучылары авылдашларына матур бүләк ясады
Алар Туган телләр елына багышлап, концерт куйды.
Укытучылар йөз төрле сәләткә ия. Алар укучыларына тәрбия иңдерүче, белем бирүче генә түгел, ә җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, артист, спортчы да...
Чыты авылы мәдәният йортында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән концерт узды. Ул авыл мәктәбе укытучылары коллективы көче белән әзерләнгән иде.
Аларның чыгышлары һәркемнең кәефен күтәрде, авыл халкы күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа